Рөстәм хәзрәт Хәйруллин килен-каенаналарга: «Иелгән башны кылыч кисми»

Килен килбәтле булсын, сүзе ширбәтле булсын, ди халык мәкале. Хәер, улы гаилә корганда, булачак каенана да еш кабатлый бу сүзләрне. «Элек каенанадан курка идек, хәзер киленнән куркып торабыз», – дигәнне дә өстәп куя әле, уенын-чынын бергә кушып.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин килен-каенаналарга: «Иелгән башны кылыч кисми»
шәхси архивтан

Ни кызганыч, килен белән каенана арасында уен-көлке генә түгел, кычкырыш-талаш та башлана кайчак. Ә ике арадагы мөнәсәбәтне ничек җайларга? Кем беренче булып баш ияргә тиеш? Бу хакта Казандагы «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән сөйләштек.

 

– Рөстәм хәзрәт, сер түгел: кайчак каенана белән килен арасындагы мөнәсәбәтләр бик яхшылардан түгел. Ник дисәң, социаль челтәрләрдә каенана киленен, килен каенанасын яманлый хәзер. Моның сәбәбен нидән күрәсез?

– Әлеге күренеш яңалык түгел. Гомер-гомергә шулай булган. Безнең әниләребез каенанасы белән яшәгәндә дә, әбиләребез вакытында да, Адәм галәйһи вә сәлләмнән башлап безнең заманга кадәр шулай булган. Тик ул чактагы хатын-кызлар сабыррак булган. Өйдәгене тышка чыгармаганнар, бу хакта сөйләнеп йөрмәгәннәр. Әни кеше турында начар һәм яман сүзләр сөйләргә ярамаганын аңлаган киленнәр. Элегрәк аерылышу дигән күренеш тә юк иде, чөнки ир-ат та, хатын-кыз да аерылышуның бик күңелсез нәрсә икәнен аңлаган. Ә хәзер сүз иреге дип, һәр нәрсәне кешегә чыгаралар. Каенана белән мөнәсәбәтләр яхшы булган очракта да, килен зарланырлык нәрсә таба һәм киресенчә. Дөрес, үзе тормыш алып бара алырлык ул үстергән ана аны үзенеке генә дип кабул иткән һәм килененнән көнләшкән очраклар да юк түгел. Сезнең йортыгызга килеп төшкән чит кызны үзеңнеке итеп кабул итү, тәрбияләү зур сабырлык сорый, әмма бу вакытта каенаналар да үзләренең яшь вакытларын, ә киленнәр озакламый каенана булачакларын истә тотсын иде.

– «Каенанасы белән тормаган киленнән дә яхшырагы юк», – дигән сүзләр дә йөри халыкта. Килене үз янында булмагач, аның ялгышларын да күрми дигәнне аңлата бу. Килешәсезме?

– Әлбәттә. Бергә яшәү зур сабырлык сорый. Менә мин үз хатыныма зур рәхмәтләр әйтәм, чөнки әни исән чакта ул безнең белән тора иде һәм әни бу дөньядан хатыным Алсуның кулларында китте. Алсу миңа аерым, әнигә аерым төрле ризык пешерә иде. Татар халкында электән килгән гореф-гадәт яши: төпчек ир-ат өйдә, әти-әни янында кала. Ул ата-анасына терәк булырга тиеш. Шушы төп нигез тулаем аның гаиләсенә кала иде. Чөнки ул йорт-җирне дә, ата-ананы да, мал-туарны да карый. Хәзер бергә торсалар да, бу матур гореф-гадәтебезнең мәгънәсе югалды. Әти-әниләр бакыйлыкка күчкәч, бер тапкыр да хәл белешмәгән башка балалар да нигезне бүләргә тотына. Безгә дә өлеш кирәк, без дә бәрәңге утыртыша идек, янәсе. Килеп китү – бер, бергә тору – икенче мәсьәлә.

– Килен кеше иренең ата-анасы алдында нинди бурычларга ия?

– Әгәр дә килен үз ирен чынлап та ярата икән, димәк, ул чын күңеленнән аның ата-анасын да яратыр һәм хөрмәт итәр. Ул каенанасы белән каенатасын да үз әниләрен караган кебек карарга, хөрмәт итәргә, аларга булышырга тиеш. Ике як ата-анага карата да тигез мөгамәләдә булу хәерле. Менә мондый киленнәр алтын дәрәҗәсендә булыр. Мәсәлән, бу атнада без ирнең ата-анасы ягына кайтканбыз ди, икенче атнада хатыныңның туган нигезенә кайтып килү яхшы булыр. Мондый гаделлек булганда, гаиләнең бәхете ташып торыр.

– Килен кеше каенанасы белән каенатасына «әти-әни» дип әйтергә тиешме?

– Әлбәттә, «әти-әни» дип әйтү тиешле. Шунда ук кайбер киленнәр безгә хәдис китерә: «Юк, менә бит синең ата-анаң бер, аларны башка кеше алыштыра алмас, дип язылган. Чит кешегә алай дип әйтү ярамас», – диләр. Әйе, бу да хак, дин әһелләре дә бу турыда яхшы белә. Әмма бу сине дөньяга тудырган әти-әниеңне алыштыру түгел, ә хөрмәт йөзеннән «әти-әни» дип дәшү. Күз алдына китерик: урамнан барабыз һәм безнең алдан авыр пакетлар күтәргән бер әби бара. Без йөгереп аның янына киләбез һәм: «Әби, әйдә, булышыйм әле сезгә», – дип аның сумкаларын күтәрәбез. Бу чит кеше синең әбиең булмаса да, син аңа «әби» дип мөрәҗәгать итәсең. Шуңа күрә хөрмәтле киленнәр дә «әти-әни» дип дәшә. Кияү егеттә сайлау мөмкинлеге бар: кайбер якта ир дә хатынының ата-анасына «әти-әни» дип, кайдадыр «әби-бабай» дип дәшә.

– Күп очракта каенана киленне, килен каенананы гаепли. Алтын урталыкны ничек табарга? Кем беренче булып юл бирергә һәм гафу үтенергә тиеш?

– Хөрмәтле каенана һәм килен үзләрендәге мин-минлекне бассын иде. «Кем дөрес тә кем гаепле?» – дигән сорауларга җавап эзләгәндә, иң зур таяк улыгыз һәм ирегезгә эләгә, шуны онытмагыз. Рәсүлебез (с.г.в.) хәдис-шәрифләрендә болай дигән: «Ике кеше талашса, алардан хәерлесе шул: кем беренче итеп исәнләшеп, гафу үтенә. Хәтта хаклы булса да». Шуңа күрә кем беренче гафу үтенә, шул яхшырак була. Хөрмәтле киленнәргә дә еш әйтә торган мәкальнең берсе: иелгән башны кылыч кисми.

– Килен кешене ни өчен ким кеше дип әйтәләр икән?

– Килен бер дә ким кеше түгел. Ир-ат хатын сайлаганда, туачак балаларына әни сайлый. «Менә бу матур курчак, кара әле, нинди чибәр», – дип түгел, ә үз балаларына чын әни була алырдай, гаилә алып барырдай кешене сайлый. Хатын һәм ана буласы кеше берничек тә ким була алмый.

– Ә каенана һәм каената, үз чиратында, киленнәренә карата нинди мөгамәләдә булырга тиеш?

– Каенана һәм каената үз гаиләсенә чит баланы – киленне кабул итә. Ул сезнең гаиләгезгә кергәч, аны үз кызыгыз итеп карагыз, яратыгыз, чөнки сез дә бит – чит гаиләгә килгән кеше. Яңа гаилә кануннарына ияләшү зур сабырлык сорый. Яңа гаиләдә барысы да яңача: идән юу да, ашарга әзерләү дә, кер юу да. Ул тизрәк ияләшсен өчен, кызның яңа әти-әнисе аңа булышырга тиеш. Шунысы мөһим: олы кеше зирәк һәм акыллырак. Алар тормышны күргән инде. Шуңа күрә яшь киленнәргә дә алар үрнәк булырга тиеш. Алар да кайчандыр килен һәм кияү булган, шуңа да үрнәк күрсәтсәләр, яхшы булыр. Аннары бер канатлы сүз бар: син үз кызыңны хөрмәт итүләрен телисең икән, үзең дә кеше кызын хөрмәт ит. Килен – сезнең гаилә әгъзасы. Ул пар итеп сезнең улыгызны сайлаган, аңа балалар да бүләк итәчәк. Шуңа күрә ике арадагы мөнәсәбәтне суытмыйча, бер-береңә юл куеп яши белергә кирәк.

– Килен-каенана мөнәсәбәте турында диндә ни әйтелә?

– Рәсүлебез (с.г.в.) Мәккәдән Мәдинәгә күчкән чорны искә төшерергә мөмкин. Рәсүлебезгә Мәккәдә һөҗүм итәләр, рәнҗетәләр һәм ул үз гаиләсе белән төнлә качып, Мәдинә шәһәренә китә. Барлык мал-мөлкәтне Мәккәдә калдыра. Мәдинәдә яхшы гына тора башлагач, алар янына хатынының әнисе килә. Ә ул Рәсүлебезне (с.г.в.) рәнҗеткән хатыннар рәтеннән була. Шулчак Рәсүлебезнең (с.г.в.) хатыны иренең күзенә карап: «Йә, Рәсүлем, анда әни килде, нишлим?» – дип сорый. Рәсүлебез (с.г.в.) аңа бары тик: «Ул – синең әниең», – дип кабатлый. «Син аңа карата тиешле хөрмәтеңне, игътибарыңны күрсәт, тиешлесен эшлә, яхшы мөгамәләдә бул», – дип тә өсти. Нинди генә хәл булмасын әни – әни, әти – әти. Менә шуны онытмасак иде. Әниләрне, каенаналарны хөрмәт итегез!

ФИКЕР

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев:

– Төп нигездә, гадәттә, төпчек малай кала һәм таякның авыр башы гел киленгә төшә. Яшь киленгә авыз ачып сүз әйтәсе булмагыз, чөнки ул – күчереп утыртылган чәчәк. Каядыр кунакка барсам, мин күчтәнәчне үз кызыма түгел, ә яшь киленгә алып кайтам, чөнки олыгайган көнебездә безгә чәй ясап эчертүче ул булыр. Малай чыга да китә ул, ир-ат сәбәбен дә, җаен да таба. Ә килен кала. Ирнең олыгайган әнисенә дә, әтисенә дә хөрмәт күрсәтергә, чәй куеп, чәен эчертергә – бөтенесе киленгә төшә. Шуңа күрә килен белән дус булырга кирәк.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре