Рөстәм Заһидуллин “Батырлар. Татарстан геройлары” программасы җиңүчесе белән очрашты

Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин «Батырлар. Татарстан геройлары» ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан идарәче кадрлар әзерләү программасы җиңүчеләренең берсе белән очрашты. Билгеле булганча, әлеге программаны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте.

“СВОда катнашучыларның ватанпәрвәрлеге, батырлыгы һәм каһарманлыгы – безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Сезнең тәҗрибәгез, алган күнекмәләрегез һәм белемнәрегез алга таба да мөһим дәүләт бурычларын хәл итүдә файдаланырга тиеш дип”, – диде Рөстәм Заһидуллин.

Очрашу Татарстан Юстиция министрлыгында узды. Махсус хәрби операция ветераны Рөстәм Нигъмәтҗанов үзенең һөнәри юлы, белеме, ирешкән уңышлары һәм киләчәккә планнары турында сөйләде. Ул Татарстан Рәисенә әлеге программаны оештырырга тәкъдим иткәне өчен рәхмәт тә белдерде. “Рөстәм Нургали улына бу мөһим программада катнашу мөмкинлеге өчен зур рәхмәт. Бу безнең өчен бик кирәк, һәм ул Татарстаныбызны ныгытуда ярдәм итәчәк дип ышанам”, – диде СВО ветераны.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре