Рөстәм Зәкуан кебек Татарстан буйлап, чишмәләр ачып йөргән шагыйрь бармы икән ул?!

Бу чишмә Биектау районының Красна авылы янында. Аның яныннан үткәндә тукталмыйча калмыйм, чөнки дустым, инде хәзер мәрхүм Рөстәм Зәкуан исеменә бәйләнгән ул. Заманында «Таттелеком»да эшләгәндә, әлеге оешма җитәкчесе, иганәче Лотфулла Шәфигуллин белән күпме чишмәләрне торгызды, икенче гомер бирде алар.

Красна авылында яши башлагач, Рөстәм юл читендәге чишмәгә игътибар итә. Шактый ташландык хәлдә була ул, әмма челтерәмәсә дә, суы бераз агып тора. Рөстәм чишмә суын тикшерттерә. Лаборатория хезмәткәрләре, Татарстанда шундый су була ала микәнни, дип шаккатканнар. Гадәтенчә, чишмә юлын ачып, чистартып, бура ясатырга, улак куйдырырга ниятли ул. Әмма ниятен тормышка ашырырга өлгерми, бакыйлыкка күчә. Чишмәне торгызу, тирә-ягын матурлатуны Лотфулла Шәфигуллин үз өстенә ала. Рөстәм Зәкуан истәлегенә башкара ул бу эшләрне. Бүген әлеге чишмә яныннан кеше өзелми, суга чират торалар. Хәтта тирә-як авыллардан, Казаннан махсус киләләр икән. Дөрес, ул «Зәкуан чишмәсе» дип аталмый, анда чишмәне кем истәлегенә кем яңартуы гына язылган.

Чишмәгә без, Рөстәмнең дуслары, исем куштык, бурасына аның шигырьләре язылган такта беркетелгән. Шигъри юлларны укыгач, күңелдә яңадан Рөстәм үзе җанлана.

Мин чишмәләрнең уртача гомере белән кызыксынган идем. Мондый мәгълүматны беркайда да табып булмаячагын белдем инде. Шулай да кайбер чишмәләрнең ике гасыр буе агып торуы турында укыдым. Ә кеше үзенең күңеле белән чишмәне мәңгелек яшәү чыганагы кебек кабул итә. Шуны санап утырдым: татарда чишмә турында әйтемнәр, җырлар, шигырьләр бихисап икән. Чишмәне шулай зурлаучы берәр халык Җир йөзендә тагын бар микән, дип тә уйлап куйдым. Татарстанда «изге» чишмәләр бик күп. Бу миңа гайре табигый тоелды. Шикләремне сабакташым, халык шагыйре Зиннур Мансуровка да әйттем һәм бик мәгънәле сүзләр ишеттем. Аның фикеренчә, чишмәләрне татар үзе изгеләштергән. Ни өчен? «Изге» дигән сүз бездә төрле мәгънә төсмерләренә ия. Без аны яхшылыкка, миһербанлыкка, кыюлыкка, зирәклеккә, киң, чиста, саф күңелле булуга, матур, күркәм гадәтләр, ниятләр белән яшәүгә бәйләп тә кулланабыз.

Бу сыйфатлар безнең яшәү мәгънәсе кебек. Чишмәне «изге» дип атау да адәм баласын иң күркәм сыйфатларны сакларга чакыра кебек. Изге нәрсәне бозарга, мыскыл итәргә кул да күтәрелми бит ул. Чишмәләрне карап, саклап тоту әнә шулай изгелекләр кылып яшәүнең бер чагылышы булып чыга инде.

Тагын шунысын да уйлап куйдым: бездә Рөстәмнән башка бөтен Татарстан буйлап чишмәләр ачып, төзекләндереп йөргән тагын берәр шагыйрь бар микән? Әлбәттә, мондый эш һәр шагыйрьнең бурычы түгел, бу – күңелнең бер халәтедер инде. Рөстәм үзенең туган авылы – Азнакай районындагы Илбәктә дә чишмә ясатты, ә халык чишмәгә аның исемен бирде.

Татарда элек-электән чишмә кеше исеме белән аталып йөргән. Ни өчен икәнен беләбез инде. Шулай итеп, чишмә ясаткан, аны карап-саклап тоткан кеше тарихта үз исемен калдырган. Красна авылы янындагы Зәкуан чишмәсе дә инде менә ничә еллар буе дустым Рөстәм турында җырлый-җырлый агып ята.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

әйтеп кенә бактым

Көн хәбәре