Хәзерге вакытта, кайсы гына тармакны алсаң да, анда заманча технологияләрне алга сөрү, цифрлаштыру турында сүз бара. Берәүләр моңа сагаеп караса, икенчеләре киләчәк таләбе дип хуплый. 17–19 сентябрь көннәрендә башкалада Kazan Digitai Week – 2025 халыкара форумы уза. Анда да нәкъ менә IT-технологияләр, ясалма фәһемне максатчан куллану хакында сөйләшәчәкләр. Алдынгы технологияләр мәдәният өлкәсенә дә үтеп керде. Ясалма фәһем иҗаты сәнгатебезне чүпләмәсме? Мирасыбызны саклауда цифрлаштыруның өлеше нинди? Бу хакта Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева белән сөйләштек.
– Мәдәният өлкәсен цифрлаштыру нинди мөмкинлекләр ача?
– Без – гаҗәеп бай мираслы халык. Әби-бабаларыбыздан калган, буыннан-буынга күчеп килгән җыр-биюләребез, гореф-гадәтләребез бар. Мәдәният институты студентлары авылларга экспедицияләргә йөреп, аларны әле һаман да барлый, өйрәнә, язып алалар, видеоларга төшерәләр. Аннары аларны тулы бер композициягә туплап, чыгышларда күрсәтәбез. Менә бу хезмәтләрне без киләчәк буынга да калдырырга тиеш бит. Цифрлаштыру әнә шул максатны тормышка ашырырга ярдәм итә. Әйтик, безнең музейларда гаҗәеп кыйммәтле борынгы милли киемнәребез саклана, архивларда тарихи китапларыбыз тупланган. Без аларны халыкка чыгарырга, фольклор әсәрләребезне, биюләребезне танытырга тиеш. Яңа технологияләр халкыбызның тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре белән башка милләтләрне таныштыру мөмкинлеген дә тудыра. Читтә яшәүче татарларга да аларны сакларга, балаларына өйрәтергә ярдәм итә. Безнең «Вакыт капсуласы» («Капсула времени») дигән проектыбыз бар. Аның ярдәмендә интернет челтәрләре аша нинди йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез бар, барсын да күрсәтәбез. Методик яктан да ярдәм итәбез, сценарийларын да язып чыгарабыз. Видеоконтентлар укытучылар, тәрбиячеләр өчен дә бик уңайлы, теләгән вакытта файдаланып була. Без мондый мөмкинлекләр өчен алардан рәхмәт сүзләрен дә ишетәбез. Шуңа күрә дә мәдәниятне цифрлаштыру безнең бай мирасыбызны саклауда бер инструмент булып тора.
– Цифрлаштыру нәтиҗәсендә яңа юнәлеш – стартаплар да үсеш ала башлады...
– Әйе, заманча технологияләр яшь буында зур кызыксыну уятты. Яңа идеяләр, проектлар барлыкка килә. Стартаплар – федераль дәрәҗәдәге проект. Россиянең иҗади югары уку йортлары арасында безнең вуз грантлар отты. Безнең шушы стартаплар ярдәмендә миллионер булган 20 студентыбыз, иҗади кешеләребез бар. Алар уен кораллары, һөнәрчелек кебек юнәлешләр буенча проектлар эшлиләр. Әйтик, безнең студентлар шәмаилләрне язу техникасын эшләп һәм аны цифрлаштырып, Россия күләмендә танылдылар. Бу бит шулай ук безнең мирасыбыз үзенчәлекләрен саклау, башкаларны да өйрәтү дигән сүз. Кайберәүләр цифрлаштыру телебездән, мәдәниятебездән читләштерә дип саный. Мин моның белән килешмим. Мәдәниятебезне, сәнгатебезне балаларга дөрес итеп өйрәтсәк, киресенчә, ярдәм генә итәчәк. Без заман белән бергә атларга тиеш.
– Халык арасында төрле фикерләр тудырган тагын бер нәрсә – ясалма фәһем. Ул мәдәният өлкәсенә аеруча тиз үтеп керде. Шигырь дә чыгара, җырлар да яза, клиплар да төшерә. Ясалма фәһем безнең иҗат дөньясын саектырмас микән?
– Kazan Digitai Week – 2025 халыкара форумының пленар өлешендә төп игътибар ясалма фәһемгә булачак. Аның тормышыбызга үтеп керүе яңа белгечлекләр барлыкка китерде. Федераль дәрәҗәдә уза торган «АРТ-мастер» дип атала торган чемпионат бар. Чаллыдагы көллиятләрнең берсендә укучы егет үзлегеннән өйрәнеп, анда катнашып, беренчелекне алды. Ул минем янга да килде. «Без йөз кеше җыелдык, без өйрәнергә телибез», – ди. Күрәсезме, яшьләр кызыксына, белергә тели. Аларга дөрес юнәлеш биреп укытырга гына кирәк. Бүгенге яшьләрдә гореф-гадәтләребезгә, тарихыбызга игътибар ясалма фәһем аша да туа икән, без аңардан да инструмент, ягъни кызыксындыру чарасы буларак файдалана алабыз бит. Бүген әби-бабайлардан калган, саргаеп беткән фотолардагы сурәтләрне җанландыру мөмкинлеге барлыкка килде. Ясалма фәһем аларны яшәртә дә. Әби-бабасының фотосурәтләре белән моңарчы кызыксынмаган яшьләр дә аларны фотоальбомнардан эзләп табып яңарталар. Шуңа күрә без ясалма фәһемнән үзебезгә ничек файдалы, шулай йөгәнләп кулланырга тиеш. Тормышыбызга килеп кергән яңалыктан тискәре якларын гына эзләп утырмыйча, аны ничек дөрес итеп файдаланырга кирәклеген уйларга кирәк. Алдынгы технологияләр безне эшләргә мәҗбүр итә.
– Kazan Digitai Week – 2025 халыкара форумы быел алтынчы тапкыр оештырыла. Аның эшчәнлегеннән күзгә күренә торган нәтиҗәләр бармы?
– Бу форум – республикабызны югары дәрәҗәгә күтәрә торган чара. Без аңа ныклап әзерләнәбез. Анда хөкүмәт органнары да, икътисад өлкәсе, Фәннәр академиясе, югары уку йортлары – гомумән, бөтен тармаклар актив катнаша. Транспорт, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, авыл хуҗалыгы кебек халык өчен мөһим юнәлешләрдә цифрлы технологияләр хакында фикер алышулар булачак. Күргәзмә оештырыла. Анда ел саен предприятиеләр, оешмалар үзләрендә кертелгән заманча проектларны тәкъдим итә. Күргәзмә нәтиҗәсе буларак, форумнан соң икътисад тармагына караган яңа шәхси оешмалар барлыкка килә. Стартаплар буенча без конкурслар оештырдык. Анда җиңүчеләр форумда шулай ук үз проектларын күрсәтәчәк. Монда бит чит илләрдән дә киләләр. Алар да үз стартапларын тәкъдим итәчәк. Мондый аралашу безгә яңа юнәлешләр бирә. Форумның спикерлары да – IT-технологияләр белән эшләүче кешеләр. Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсут Шадаев, регионнардагы министрларны җыеп, биредә стратегик сессия уздырачак. Анда проектларны яклау оештырыла. Форум вакытында министрлыклар арасында бик күп килешүләр дә төзелә. Бу – күмәк эш. Мәдәният юнәлешендә генә дә 20 секция эшләячәк. Анда шулай ук Россия төбәкләреннән дә, чит илләрдән дә спикерлар катнаша. Казанга килә алмаучылар теркәлү узып, онлай форматта карый алачак. Форумның тагын бер үзенчәлеген әйтим: без аны республика акчасына уздырмыйбыз. Ул парнерлар ярдәме һәм күргәзмәдән кергән акча хисабына оештырыла.
– Казан дәүләт мәдәният институты әлеге форумда үзен ничек күрсәтә?
– Без бик актив катнаша торган уку йортларының берсе. Беренче елны күргәзмәдә үз проектларыбызны бик куркып кына тәкъдим иткән идек. Икенче елында министр Мәкъсуд Шадаев безнең эшләребезне күреп шаккатты. Мәдәниятне яңа технологияләр белән шулай күрсәтү мөмкинлеген хуплады. Аннары инде үз брендыбызны киемнәрдә милли бизәкләр аша күрсәттек. Ул уку йорты базасында булдырылган Инжиниринг үзәгендә эшләнгән иде. Бездә шулай ук Прототиплаштыру үзәге дә бар. Анда треклар, подкастлар, төрле роликлар эшләнә. Ул Россия Мәдәният министрлыгының проект-офисы булып санала. Быел без форумда ил күләмендә нәрсәләр эшләнә, шуларны туплап күрсәтәчәкбез.
– Замана белән бергә атлау өчен хезмәткәрләрнең дә белемле булуы, алдынгы технологияләрне куллана алуы кирәк. Белгечләр әзерләү мәсьәләсе ничек алып барыла?
– Без инде пандемия заманында ук алдынгы технологияләрне өйрәнергә кирәклеген аңладык. Укытучыларыбызны, өлкән яшьтәге профессорларыбызны да өйрәттек, килеп тә укыттылар, заманча программаларны да өйрәндек. «Вакыт капсуласы» проектына укытучыларыбызны кертеп, стратегик сессияләр уздырабыз, Россиянең Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә бу эш белән ил күләмендә дә чыгабыз. Вуз ректорларын, Прототиплаштыру үзәге директорларын да укыттык. Мондый эшләргә алынудан курыкмыйбыз. Чөнки безнең көчебез шунда: Kazan Digitai Week халыкара форумы безне үстерә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез