Роза Туфитуллованы үзгәртеп кору елларында «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасына нигез салган, «Сөембикә» журналының баш мөхәррире булган журналист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе дип беләбез. Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова Роза Туфитуллова турында повесть язган. «Гөлханым турында хикәят» әсәрен Бөтендөнья татар конгрессы бинасында тәкъдим иттеләр.
Нәбирә Гыйматдинова китапны җиде ай дәвамында язган. Атна саен үзенең героинясы янына барып йөргән, аны өйрәнгән, хатирәләрен сөйләткән. Роза ханым башта китап язуга каршы да булган. Ләкин язучы аны ризалаштыра алган. Алай гына да түгел, үзенең кайбер шартларын да куйган.
– Сезнең хактагы бер генә язманы да бирмәгез, минем үз язмам булырга тиеш, сөйләргә ярамаганнарны миңа сөйләгез, дидем. Мин аны җәмәгать эшлеклесе, эш өчен көеп-янып йөри торган бер ханым дип уйлый идем. Аның бар хезмәте дә җиңел генә бара кебек иде. Баксаң, ул тирән диңгез кебек икән. Мин диңгез төбеннән энҗе бөртеге эзләгән кебек, ниһаять, чын Роза апаны таптым. Ул бик күп каршылыкларны узып эшләгән. Берләшмәләр оештырган. «Азат хатын» журналына яңадан элекке исемен кайтарган. Аңа аяк чалучылар да, сүз ишеттерүчеләр дә, гайбәт таратучылар да булган. Һәм ул шулар арасыннан матур бер гөл булып калкып чыккан. Аның исеме дә Роза бит. Гөл. Шуңа мин повестьны да «Гөлханым» дип атадым, – дип сөйли Нәбирә Гыйматдинова.
Әсәрдә бер генә уйдырма да юк. Барлык вакыйгалар да, кешеләр дә тормыштан алынган.
Роза Туфитуллова 1945 елның 17 октябрендә Аксубай районының Яңа Үзи авылында дөньяга килә. Әтисе – колхоз рәисе, әнисе – укытучы. Алты бала арасында Роза иң зурысы була. Мөгаен, җаваплылык, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү кебек сыйфатлар аңа сабый чактан ук бирелгәндер. Татарстан Дәүләт Советында Социаль мәсьәләләр, Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комиссия рәисе урынбасары булып эшләве дә очраклы түгел. Күпме кешегә ярдәм кулын суза, тимер рәшәткә артындагы күпме хатын-кызга булыша. 1992 елның 21 июлендә Роза Туфитуллова тырышлыгы белән «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы барлыкка килә. Һәм ул бүген дә уңышлы гына эшли. Ә Роза ханым татар хатын-кызларының эшчәнлеген күзәтеп, киңәшләрен биреп тора. «Гөлханым турында хикәят» әсәре әнә шундый үрнәк һәм бүген дә безнең арада актив тормыш алып баручы ханым турында.
«Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованың әлеге басмага тарихи әсәр дип бәя бирүе дә бик урынлы.
– Укучылар өчен дә китапның теле җиңел һәм аңлаешлы. Монда без үзебез белгән күпме шәхесләр, аларның яшьлеге турында да укый алабыз, – ди ул.
Татарстанның халык укытучысы, Роза Туфитулловадан соң «Ак калфак» оешмасына җитәкчелек иткән Камәрия Хәмидуллина бу китап турында: «Нәбирә Гыйматдинова Роза Рәхмәтулла кызын шәхес буларак ачкан, рәхмәт моның өчен. Бу әсәрне мин Роза Туфитулловага һәйкәл дип кабул итәм», – диде.
Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессының беренче җитәкчесе Индус Таһиров та катнашты. Алар – Роза Туфитуллова белән 1990 нчы елларда иңгә иң куеп эшләгән кешеләр, бер-берсенең хезмәтен яхшы беләләр. Индус Таһиров Роза ханымның журналист буларак та хезмәтләрен бәяләп сөйләде, аның каләме үткен, язучылык осталыгының камил булуын искәртте. Аеруча «Язмыш җиле» дип аталган китабына тукталды. Әлеге әсәр – үз заманының күренекле шәхесе, Санкт-Петербургның атаклы Бестужев югары курсларында белем алган, 1912 елгы Балкан сугышында шәфкать туташы буларак катнашып, зур каһарманлыклар күрсәткән, татар хатын-кызының данын еракларга таныткан Чистай кызы Гөлсем Камалованың тормыш юлы турында. Китап хәзер рус һәм француз телләренә дә тәрҗемә ителгән.
Роза Туфитуллова башта үзе турында әсәр язуга каршы булса да, китапны кулына алгач, елый-елый укыган.
– Китап минем күңелемдәге хатирәләрне яңартты. Тамырларымны ныграк өйрәнә башладым. Нәсел зур. Барысы белән дә сөйләшә торгач, кайберләренең үпкәләп йөргәнлеге билгеле булды. Эшләп бетерелмәгән эшләр бар. Мин тамырларыма бишкуллап ябыштым, – ди Роза ханым.
«Аеруча кайсы урынында күзләр яшьләнде?» – дип сорыйм. «Бабамны эзләп табу турындагы урыны елатты. Бик уйландырырлык итеп язылган», – ди ул. Роза Туфитуллованың бабасы Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган. Моннан җиде ел элек аның партбилетын Псков өлкәсендә эзләп тапканнар. Ә документларда Мәскәү өлкәсендә дип язылган була. «Ул политрук булган. Партбилетын Псковтагы музейдан табып бирделәр. Анда пуля тишеп чыккан эз дә бар», – дип сөйли Роза ханым.
Роза Туфитулловага 17 октябрьдә 80 яшь тула. Зур юбилее алдыннан Бөтендөнья татар конгрессының Милләт җыенында аңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә «Дуслык ордены» тапшырылды.
Юбилярны котлап Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Роза ханыма чәчәк бәйләме һәм шәл бүләк итте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



Фикер өстәү
Фикерегез