Луганск Халык Республикасының Рубежное шәһәрендә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә капиталь ремонт ясау төгәлләнә. Эшләр Татарстан Республикасының шефлык ярдәмендә башкарыла һәм ахырына якынлашып килә.
Кичә объектны Татарстанның вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин тикшерде. Ул Татарстан төзүчеләре белән бергә уку бүлмәләрен карады, эшләрнең тизлеген, сыйфатын һәм кирәкле материалларның булуын тикшерде. Шулай ук калган бурычлар һәм ремонтны төгәлләү вакыты турында да сөйләштеләр.
«Эшләр динамикалы, график нигезендә бара. Якын арада объектны тапшыру планлаштырыла. 1 сентябрьгә балалар яңартылган мәктәпкә кайта алачак», – диде Фәнил Әһлиуллин.
Подрядчылар мәгълүматы буенча, икенче һәм өченче катта эшләр тулысынча төгәлләнгән: уку сыйныфлары әзер, эчә торган су өчен кечкенә фонтаннар куелган, мультимедиа җиһазлары өчен заклад элементлары әзерләнгән. Ишекләр куелып беткән, фасад эшләре төгәлләнгән. Беренче катта идән түшәү һәм бүлмәләрне бизәү эшләре дәвам итә. Спорт һәм актлар залында эшләр аерым алып барыла.
2 нче мәктәпне яңарту – Рубежное шәһәрендә Татарстанда тормышка ашыра торган иң төп проектларның берсе.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rubeznoeda-tatarstan-yardame-belan-2-nce-maktapne-yanartu-togallanep-kila-5907664
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез