Футболчылар кар эреп беткәнне көтеп тормый. Кышкы тәнәфестән соң премьер-лигада беренче очрашулар узды. «Рубин» Грозныйда җирле «Ахмат»ка каршы уйнады һәм Чечня башкаласыннан очкосыз кайтты. Дөресен әйткәндә, көтелмәгән нәтиҗә.
Тәнәфес дигәч тә, командалар язгы очрашуларга әле бер ай элек үк әзерләнә башлады. Гадәттәгечә, Казан командасы күнегүләрен җылы төрек җирендә уздырды. «Рубин» барлыгы җиде матч уйнап, шуның дүртесен җиңү белән тәмамлады. Бер очрашуда ничьяга килештеләр, калган икесендә Рәшит Рәхимов уенчылары җиңелергә мәҗбүр булды. Әзерлек матчлары гына дип, әллә ни игътибар да итмәс идек, әмма берсе хакында хәтта футболга әллә ни мөкиббән булмаган халык та шаулап алды: «Рубин» 1:4 исәбе белән Төньяк Корея командасына оттырды. Гаҗәпләнү дә, төрттерү дә күп булды. Гаҗәпләнү аңлашыла инде: көндәшләрне футбол батырлары дип атау кыенрак. Ә төрттерүгә килгәндә, Төньяк Кореядәге тормыш турында халык телендә төрле сүзләр күп йөри бит инде. Шуңа күрә әлеге матчның нәтиҗәсен һәркем үзенчә аңлады. Ничек кенә булмасын, җиңелү «Рубин»ның тренерларына сабак һәм уйланырга җирлек булгандыр. Һәрхәлдә, калган ике матчны кеше күзенә күренмичә генә уйнадылар.
Язга кергәндә командаларның яңарып ала торган гадәте дә бар. Ә менә «Рубин»нан андый хәбәр булмады. Чемпионатның хәлиткеч өлешенә Казан клубы яңа уенчыларсыз керә. Кышкы тәнәфес вакытында безнекеләр сакчы эзләде. Хәтта таптылар да кебек булды: «Зенит»тагы Бразилия уенчыларының берсе Казанга күчә дигән сүзләр чыкты. Әмма бу хәбәрләр сүздә генә калды. Аның каравы, китүчеләр бар: Александр Ломовицкий, Даниил Кузнецов һәм Умарали Рахмоналиевны арендага бирделәр. Артык зур югалту түгел. Алай булса, җибәреп тә тормаслар иде. Ә менә команданың төп һөҗүмчесе Мирлинд Даку турында алай дип әйтеп булмый. Хорват уенчысы «Рубин»ның һөҗүмдәге төп көченә әверелде һәм ул китсә, кем туп кертәсен күз алдына да китерү кыен. Аның китү ихтималы турында сүзләр әледән-әле чыккалап ала. Россиядәге бай клублар гына түгел, чит илдәге исемнәре билгеле командаларны да атыйлар. Әмма аны сатып алу өчен 10 миллион евро түләргә ризалашучы табылмады. Шуңа күрә Даку җәйгә кадәр Казанда кала. Калганын күз күрер.
Грозныйда «Ахмат»ка каршы узган матчта исә Казан командасының бердәнбер тубын Даку түгел, ә Дардан Шабанхаджай кертте. Беренчесе бу юлы пас бирде. Сүз уңаеннан, ике футболчы да уразада. Андый уенчылар көндәшләр составында да бар. Алар бу юлы ике мәртәбә уңышка иреште һәм «Рубин»ны очкосыз кайтарып җибәрделәр. Грозный командасының яхшырак уйнаганын Казанның баш тренеры Рәшит Рәхимов та таныды. Ә бит «Ахмат»ның «Рубин»ны инде 2017 елдан бирле җиңгәне юк иде. Бу юлы 2:1 исәбе белән уңышка ирешеп, турнир таблицасында арттан икенче урыннан өченчегә күтәрелделәр.
Бу атнада Казанга «Спартак» килә. Мәскәү командасы, киресенчә, турнир таблицасының өске өлешендә урнашкан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез