«Румын Трампы» җиңелде

Планетакүләм сәяси һава торышы кайнарлык стадиясендә калуын дәвам итә. Фетнә һәм сугышлар, сайлау алды һәм сайлау арты көрәшләре, юрганны үз ягына таба тартырга теләүче сәясәтчеләрнең халыкара очрашулары һәм консультацияләре – геосәясәтнең утлы нокталары кимеми, артуын дәвам итә.

Кечкенә генә уңай үзгәрешләр дә күңелдә өмет уты кабыза, ләкин алар күп түгел. Газзә һаман да утлы табада. Израиль армиясе «Гидеон арбалары» дип аталган масштаблы хәрби операция җәелдерә башлады. Ләкин Нетаньяху кабинеты АКШ басымы астында гуманитар коридор ачарга мәҗбүр булды. Бу уңайдан Израильнең Walla поталы: «Трамп Нетаньяхуга, Якын Көнчыгышка бәйле контактлардан аны чыгарып, ачык сигнал җибәрде: «Син эштән куылдың», – дип яза. Вазгыять андый ук түгел, сиончылар акчасына хакимлеккә килгән Трамп беркайчан да аларны ярдәменнән ташламаячак. Ләкин Американың үзендә һәм дөньякүләм барган протест АКШ лидерына Израиль Премьерына берникадәр басым ясарга мәҗбүр итә. Израиль – Американың Якын Көнчыгыштагы төп форпосты һәм Вашингтон аның төп спонсоры булып калыр.

Атнаның төп вакыйгаларының берсе буларак румын сайлавы алгы планга чыкты. Анда 2024 елгы сайлауны гамәлдән чыгарып, яңа тавыш бирү үткәрделәр: Президент сайланды. Бу сайлауга бөтен Европада игътибар зур булды. Мәскәү дә аны үз сәясәтенең төп юнәлешләреннән берсе итеп кабул итте. Илдә хакимлеккә ультрауң кандидат, фашист карашлы Джордж Симион килү ихтималлыгы зур иде. 2024 ел ахырында нәкъ шундый кандидат җиңүгә ирешә башлагач, Бухарестта ат йөреше ясадылар: сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгардылар. Бу юлы уңнар «румын Трампы» дип йөртелгән Симионны көрәш мәйданына чыгардылар. Бер нәрсәгә игътибар итик: Европа уңнары –  Украинага ярдәмне туктату тарафдарлары һәм күп вакыт Россиягә симпатия белдерәләр. Мәскәүнең аларның җиңүен теләве шуңа күрә аңлашыла да. Евросоюзда исә аларга төрлечә аяк чалырга тырышалар: тыялар, лидерларына җинаять эшләре ачалар, сәхнә арты йөрешләре кулланалар. Румын сайлавы шуңа күрә киеренке барды. Симионның җиңү ихтималлыгы зур иде. Әмма дүшәмбе таңында либераль сәясәтче Никушор Данның 53,76 процент тавыш белән җиңүе мәгълүм булды. Симион сайлау алды көрәше барышында сәяси карашларының рокировкасын ясап карады: Путин адресына ямьсез сүзләр әйтте, үзен НАТО тарафдары итеп танытты. Боларның берсе дә булышмады. Ультрауң сәясәтче җиңелүен таныды, оппонентын җиңү белән котлады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор фейк Трамп Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре