Руслан Власов: «Татарстанга технопарклар җитми»

Хәзерге вакытта Татарстанда булган 3 технопарклар (Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә) 100 процентка диярлек резидентлар белән тулы. Бу хакта IT парк директоры Руслан Власов Дәүләт Советында узган матбугат очрашуында әйтте.

Аның сүзләренә караганда, өч технопарк белән генә чикләнергә кирәкми. Чаллыдагысын зурайтырга да исәп. Әмма моның өчен акча да табарга кирәк әле.

– Бездәге резидентлар, гадәттә, программа тәэминатын булдыру белән мәшгуль, – ди Руслан Власов.

Руслан Власов сүзләренчә, IT парклар резидентлар белән тулы. «600ләп резидентыбыз бар. Бу онлайн да, оффлайн да эшләүчеләр, – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре