Рухи җавап: Казанда Ислам дөньясы илләренең мәдәният министрлары съезды узды

Уртак рухи кыйммәтләр берләшкәндә. Татарстан башкаласында Ислам дөньясы илләренең мәдәният министрлары съезды узды. Халыкның рухы өчен җаваплы тармак вәкилләре Казанга җыелып, дин, мәдәният, традицион рухи кыйммәтләр, бер юнәлештә фикерләү заман шаукымнарына каршы торуда таяну ноктасы булырга мөмкин дигән фикергә килде.

Сүз уңаеннан, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары съезды Россиядә тәүге тапкыр уза. Шиксез, бу – тарихи вакыйга. Съездда дөньяның 19 дәүләтеннән (Индонезия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Согуд Гарәбстаны, Судан, Гвинея-Бисау, Пакыстан һ.б.) вәкил катнашты.

Мәгълүм булганча, Ислам дөньясы илләренең мәдәният министрларының 13 нче конференциясе карары буенча Казан шәһәренә 2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирелде. Моңа бәйле рәвештә күп кенә чаралар каралган. Съездны шуңа әзерлекнең бер адымы дип тә кабул итәргә мөмкин.

Мөселман илләре хәзер актив үсештә. Россия исә алар белән эшлекле һәм гуманитар юнәлештә хезмәттәшлек итү өчен ачык. Бу хакта съезд кысасында Россия мәдәният министры Ольга Любимова белдерде.

– Бүген ислам илләре актив үсештә, сәүдә, финанс, инновация, фәнни-гамәли тикшеренүләр өлкәсендә казанышларга ирешә. Россия киң эшлекле һәм гуманитар хезмәттәшлек өчен ачык, элемтәләрне ныгыту һәм яңа партнерлар булдыруны да күздә тота, – диде федераль кунак.

Министр сүзләренчә, дөнья һәм геосәяси шартлар үзгәреп тора, шуңа күрә мәдәният тармагы алдында да зур җаваплылык тора.

– Нәкъ менә мәдәният дөньядагы вазгыятьне җайга салырга һәм глобаль хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсенә ирешүгә йогынты ясый ала, – дип саный Ольга Любимова. Әйтүенчә, Россия дә, ислам илләре дә моңа традицион рухи кыйммәтләрне саклау һәм тарихка хөрмәт хисен тәрбияләп ирешергә мөмкин икәнен аңлый.

Утырышта билгеле булганча, Россия ислам дөньясы илләре белән мәдәни чаралар алмашу программасын уздырырга ниятли.

– Без Россия мәдәниятенең бөтен потенциалын эшкә җигәргә әзер. Ә бу – 3,5 меңгә якын музей, 60 тан артык театр, 42 меңнән артык китапханә, илебез буенча караганда 100 меңгә якын мәдәният учреждениесе дигән сүз, – диде министр.

Түгәрәк өстәл артында нинди фикерләр яңгырады соң? Әйтик, Иранның ислам мөнәсәбәтләре һәм мәдәният буенча оешмасы рәисе Ходжат әл-Ислам вәл-Мөслимин Мөхәммәд Мәһди Иманипур ешрак очрашырга өндәде. Чөнки глобальләшүнең тизлеге бик көчле, бу шартларда кешеләрнең хокуклары, дөнья киләчәге, яшьләргә белем бирү, гаилә кору мәсьәләләре турында сөйләшү дә актуальләшә генә. Индонезиянең мәдәният министры Фәдли Зон Газзәдәге вазгыятьне телгә алды. Әйтүенчә, төрле урыннарда бара торган хәрби низаглар аркасында дөньяда тотрыклылык югала. Чит ил кунагы әйтүенчә, хәрби, геосәяси проблемаларны җайга сала торган яңа алымнар, башкача әйтсәк, оешмалар пәйда булырга тиеш.

Съездга килгән мәртәбәле кунаклар арасында Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ислам оешмасының (ИСЕСКО) генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәд әл-Мәлик тә бар иде. Ул Татарстан башкаласында ислам илләренең тарихи һәм мәдәни мирасын саклау буенча 14 нче съездын үткәрүләре турында хәбәр итте. Сүз уңаеннан, дөньяның 60 процентка якын мәдәни мирасына юкка чыгу куркынычы яный икән. Сәлим бин Мөхәммәд әл-Мәлик әйтүенчә, санлы күрсәткеч артмасын өчен Россия белән хезмәттәшлек ярдәм итәргә мөмкин.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор Миңнеханов KazanForum минниханов

Көн хәбәре