Рухи Ватанда очрашу: Казанда «Милләт җыены» узачак

Россиянең 68 төбәге һәм дөньяның 27 иленнән меңнән артык делегат, дүрт юнәлеш, өч көн. 26–28 августта Казанда «Милләт җыены» узачак. Быел милләттәшләр нәрсә турында сөйләшер? Җыенга килүчеләрне ниләр көтә?

Татарстан – рухи Ватаным. Бөтендөнья Татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров хәбәр иткәнчә, быел «Милләт җыены» әнә шундый шигарь астында узачак. Очраклы гына сүзләр түгел: республикабыздан читтә яшәүче милләттәшләрнең карашы нәкъ менә Татарстанга, Казанга төбәлгән.

Ә хәзер саннар теленә күчик.

– Быел «Милләт җыены»на Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән меңнән артык делегат чакырулы. Иң зур делегация (93 вәкил) Башкортстаннан көтелә. Гомумән алганда, катнашучыларның географиясе Камчаткадан алып Калининградка кадәр сузылган. Шулай ук Кырым, Луганск һәм Донецк халык республикаларында яшәүче милләттәшләребез дә Казанга киләчәк, – диде Данис Шакиров. – Быел без делегатларны дүрт төркемгә бүләчәкбез. Чөнки быелгы чараның үзенчәлеге бар: «Милләт җыены» кысасында Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены һәм Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены узачак.

«Милләт җыены»ның йомгаклау утырышы 28 августта М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узачак. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә.

– Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез бертавыштан бер гыйбарәне кабатларга ярата: «Татарстан Рәисе – республикада яшәүче татарлар өчен генә түгел, татар дөньясы өчен Рәис», – дип өстәде Данис Шакиров.

Хатын-кызлар Тәтешкә китә. Быел җиденче мәртәбә Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены узачак. Бу юлы илнең 42 төбәгеннән һәм 14 чит илдән  җәмгысы 200 дән артык катнашучы килер дип көтәләр. Максатлары – татар хатын-кызларының язмышларын өйрәнгән галимәләрне бер урында очраштыру.

– Берничә җыенның берьюлы узуы – безнең өчен зур мәртәбә. Аралашу киңлеге арта дигән сүз бу, – ди татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова. – Ә җыенның ни өчен нәкъ менә Тәтеш җирлегендә уздырылуына килгәндә, «Ак калфак» оешмасының Тәтеш бүлеге җитәкчесе Римма Сафиуллова – авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитәкчелек итүче сирәк хатын-кызларыбызның берсе. Моннан тыш, Тәтештә беренче мәртәбә татар чәе форумы узган иде. Ә без быелгы Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенында «ана чәе»н кире кайтару турында сөйләшәчәкбез. Шулай ук җыенда катнашучылар белән ана хакы, бала хакы турында да фикер алышырга ниятлибез.

Тарихны өйрәнүчеләр – Биектауга. Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенында исә 120 ләп кеше катнашыр дип көтәләр.

– «Татарлар Евразия киңлегендә. Тарих һәм хәзерге заман. Татар төбәк тарихын өйрәнү мәсьәләләре» – җыен кысасындагы конференциянең атамасы бу. Бу юлы әнә шул мәсьәләләрне күтәрергә карар кылынды, – дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессының төбәк тарихын өйрәнү эшләре комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов. – Җыен үзе Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Каюм Насыйриның тууына – 200 ел, Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга, Биектауның 90 еллыгына багышлана.

Яшьләр Казанда кала. Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучылар Татарстан башкаласында, төгәлрәк әйтсәк, Бәшир Рәмиев исемендәге IT паркта фикер алышачак. Форум җитәкчесе Райнур Хәсәнов сүзләренә караганда, чарада Татарстаннан – 150, Россия төбәкләреннән – 150, чит илләрдән 50 ләп кеше катнашуы көтелә.

– 27 август – форумның төп көнендә яшьләребез, медиа, цифрлаштыру, бизнес, мәгариф, тарих юнәлешләре буенча төркемнәргә бүленеп, үзара сөйләшеп, берничә тәкъдим әзерләячәк. Аларның нинди проблемалары, нинди сораулары бар – шул хакта сөйләшәчәкләр. Соңыннан исә ул тәкъдимнәр йомгаклау утырышында яңгыраячак, – дип сөйләде ул.

Ул шулай ук «Печән базары» фестиваленә дә аерым тукталды. Билгеле булганча, быел бу чара үз тарихында тәүге мәртәбә дүрт көн буе – августның 26 сыннан 29 ына кадәр дәвам итәчәк.

– Без ел саен төрле юнәлеш сайлыйбыз. Быел фестиваль татар йортына багышланачак. Дизайнерлар катнашындагы ярминкәдән тыш, «Бүгенге татар йорты нинди булырга тиеш?», «Революциягә кадәр татар йорты нинди булган?» кебек темаларга лекторийлар, фикер алышулар да узачак, – дип сөйләде Райнур Хәсәнов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре