Рүзәл Минһаҗевның 31 яшьлек дусты һәлак булган: «Кызыл «Нива»ңда кайтам, дидең...»

Махсус операциядәге егетләргә һәрдаим ярдәм итеп торучы, шагыйрь Рүзәл Минһаҗев тагын бер дустының һәлак булуы турында хәбәр итте. Мөслим районы Тугаш авылыннан киткән Илдарга нибары 31 яшь булган.

«Хуш, бәхил бул, Илдар дустым. Тагын бер имән кебек егетебезне мәңгелеккә югалттык», – дип язып, дустының рухына шигырь багышлаган Рүзәл.

«Югалтулар өзә бәгырьләрне,

Ачы язмыш, шулай куштыңмы?

Аяз көнне кинәт сукты яшен –

Мин югалттым Илдар дустымны…

Егетләрнең син асылы булдың,

КЕШЕ булып җиргә тугачтын...

Син бит нуры булдың Мөслимемнең,

Киләчәге идең Тугашның...

Кызыл «Нива» өчен сөенгәнең

Хәтеремдә әле бүген дә...

Майлар җиткәч шушы «Нива»ң белән,

Кайтам, – дидең. – Җиңү көнендә...

Япь-яшь бит син – утыз бердә генә,

Җитешмәдең тормыш корырга...

Намус белән үз халкыңны сөйдең,

Һәм өйрәттең кеше булырга...

Тыныч кына, салмак тавышыңны

Офыкларга карап тыңлармын...

Гомереңне саклый алмадык шул,

Кичер мине, «Фахам» – Илдарым,

Гафулар ит, «Фахам» – Илдарым...»

Рүзәл Минһаҗев Илдар белән соңгы тапкыр очрашуларының видеосын да куйган. Якташы аңа егетләргә чираттагы гуманитар ярдәмне илткәндә очраган булган.

«Соңгы күрешү. Хуш, дустым… Бәхил бул. Рәнҗеп китмә безгә…» – дип язган Рүзәл видео астына.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре