Сабадан Әнисә Зарипова Халыкара балалар дөнья картасы бәйгесендә көч сынашачак

Саба районыннан 11 яшьлек Әнисә Зарипова Барбара Печеник исемендәге Халыкара балалар дөнья картасы бәйгесендә көч сынашырга җыена. Бу бәйгене Халыкара картография ассоциациясе үткәрә. Нәтиҗәләр август аенда билгеле булачак.

Башта Әнисә бәйгенең Россия буенча үткәрелгән этабында катнашкан. 260 бала арасында җиңүчеләр яшь категориясе буенча билгеләнгән. 9 дан алып 12 яшьтәгеләр арасында кыз беренче урынны яулаган. Бәйгенең икенче этабы үтәчәк Канададагы Ванкувер шәһәренә Россиядән алты рәсем җибәрелгән. Әнисә “Гармония” дип аталган эшен тәкъдим иткән. Росреестрның Татарстан бүлегендәСаба һәм Теләче районнары буенча әйдәп баручы белгеч-эксперт булып эшләүче әнисе Эльмира Зарипова әйтүенчә, кызы бик кечкенәдән рәсем ясарга ярата икән. Сабадагы Хөснулла һзм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге балаларсәнгать мәктәбендә белем ала. Нәтиҗәләре искиткечәйбәт, - ди ул. Кызның бу бердәнбер шөгыле түгел, шул ук сәнгать мәктәбендә ул хореография түгәрәгенә йөрергә дә өлгерә.

Ә менә карталар ясау буенча кызыксынуга әнисенең эше этәргеч ясаган булып чыкты. “Росреестр игълан иткән бәйгене күрдем дә үзем тәкъдим иттем, - ди Эльмира ханым. Мәктәптәге укытучысы Эльвира Галиева да каршы килмәгән аның бу теләгенә. Киресенчә, тезисларын, формасын бергәләп уйлаганнар. Бу җиңүгә Росреестрның Татарстан бүлегендә дә бик шатланганнар.

-Географик карталар бүген бик зур роль уйный, - ди бу җәһәттән бүлек җитәкчесе Олег Скуфинский. – Чөнки территорияләрне планлаштыру, үзләштерү эшләрен, төрлехезмәтләр күрсәтүне, навигацияне алардан башка күз алдына да китереп булмый. Безгә мондый һөнәр ияләре бик кирәк. Һәр бала әле мәктәпкә укырга кергәнче үк карталар белән таныша башлый. Росреестр исә төрле бәйгеләр, чаралар үткәреп, балаларга әйләнә-тирәдә ориентлашырга һәи бу белемнәрне тормышта кулланырга ярдәм итә. Мәсәлән, алар бик рәхәтләнеп гаилә блән сәяхәт итү урыннарын тәгаенли ала. Әйтергә кирәк, картография белән балалар нык кызыксына. Әнисә Зарипованы чын күңелдән котлыйбыз. Без картография белән кызыксынучы балаларны дәвамчыларыбыз итеп күрәбез. Халыкара бәйгедә дә җиңү яулауларын телибез”.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре