Арчада яшәүче Сәгыйдә Гаязова кул эшенә дә вакыт таба, онык та карый, концертларга да йөри, спортны да үз итә, мәдрәсәдә дә белем ала.
– Һәрнәрсәгә теләк кирәк. Мин сәүдә 42 ел сатучы булып эшләдем. Халык белән аралашу җаныма рәхәтлек бирә иде. Ялга чыккач башта күңелсез булды. Өйдә утыруны авыр кичердем. Шуннан кулыма җеп алдым. Башта оекбаш бәйләргә утырдым. Тик моның белән генә тынычланып булмаганны аңладым. Ниндидер зуррак әйбер бәйлисем килде. Интернеттан палас бәйләргә өйрәндем, – ди ул. – Өч кыз үстердем. Шуңа да иске киемгә кытлык булмады. Кечкенә чакта үзем тегеп кидергән күлмәкләрдән җеп ясый идем. Аннары бәйләнгән күлмәкләргә тотындым. Бер паласка җиде күлмәк кереп китте. Аны сораучылар да булды. Чимал күп кирәк, эше күзгә күренми. Бәясен кыйммәт итеп куеп булмый. Шуңа да күбрәк якыннарым, өем өчен бәйләдем. Остару җиткәч, пакетларга тотындым. Төрле төстәге пакетларны кисеп, җеп йомгагы ясыйм. Аннары буш вакытымда шуны палас итәм. Андыйларны мунча, парник өчен бәйләдем.
Хәзер Сәгыйдә апа, пенсиядә бөтенләй башкача яшәп була икән, дип сөенә. Күрше, танышларын да үзе белән барырга чакыра икән. Концертларга еш йөриләр. Һәр иртә йога белән шөгыльләнеп кайталар. Кышын чаңгыдан төшмәгәннәр дә. Әле менә кар эрегәч, скандинавия таякларына тотынганнар.
– Кешенең буш вакыты булмаска тиеш. Шулай эшләсәң, авыруларга, борчуларга урын калмый.Мин әле җырлый да башладым. Элек белгән кешеләр, Сәгыйдә, җырлыйсыңмыни син, дип килеп эндәшә. Башта балалар үстердек, аннары, эш, дидек. Җырлыйсы килсә дә, булмады. Хәзер менә рәхәтләнеп җырлыйм. Буш вакытым калса, пешерәм. Анысы да – рәхәт эш, – ди ул. – Үземә сүз бирдем: барасы килгән җиргә барырга! Онык та карыйм, балаларыма да вакытым бар. Спорт белән шөгыльләнергә дә җай чыгып тора. Эшне яратсаң, ялкауланмасаң, бер дигән итеп яшәп була!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез