Газетага язылу

Шәһәр кешесе ни өчен авылга тартыла башлады?

Элек авылдагы тормышны авыр хезмәт, түбән эш хакы, ялсыз тормыш буларак кына күзаллый идек. Бүген җир элеккечә үк туендыра, әмма ул яңа мөмкинлекләр дә ача.

Салада да заманча технологияләрне кулланалар, агротуризмны үстерәләр һәм шәһәрдәгедән ким акча эшләмиләр. Шәһәр кешесе ни өчен авылга тартыла башлады?

Сыер белән бәрәңге генә түгел...

Әлеге язманы әзерләгәндә, авыл турында төрле фикерләр ишетергә туры килде. Берәүләр, сез нәрсә сөйлисез, авыл әкренләп бетә бара, картлардан башка берни дә калмады, яшьләр читкә китте, дип зарланып алса, икенчеләр исә андагы тормышның заманчалашуын, икенче сулыш алырга тырышуын телгә алды. Без, журналистларның, ике ягын да күргән бар. Кечкенә авыллар турында да әледән-әле язып торабыз. Тәнкыйтьләп түгел, киресенчә, соңгы могиканнарның туган нигезләрен саклавын, тормыш фәлсәфәсен, туган җирләрен яратуын күрсәтәбез. Ә бу юлы авылның тарту көчен, матур якларын үзәккә чыгарырга булдык. Әнә бит берәүләр шәһәрдән кайтып, җиләк үстерә, теплица тота, күп итеп терлек асрый. Үз эшләрен ачучылар да шактый. Кемдер туристлар өчен ял итү урыннарына кадәр булдырган. Авыл да шәһәрдән калышмаска тырыша, кыскасы.

«Авыл илнең нигезе» оешмасы җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Таһир Һадиев фикеренчә, без авылны бәрәңге утырту, сыер асрау дип кенә күзалларга тиеш түгел. Аңа карата киңрәк карашлы булырга кирәк.

– Кызганыч, без күбрәк авылдан киткән кешеләргә игътибар итәбез. Шул ук вакытта кайтучылар һәм кайтырга теләүчеләр дә бар. Читтә йөргәннән соң тормышның кыйммәте бермә-бер арта. Торган саен тамырлар турында күбрәк уйланасың, – ди Таһир Һадиев. – Соңгы вакытта авылларда тормыш яхшыра. Шәһәрдә балалар тәрбияләү, юлга киткән вакыт, салымнар... Барысын бер бизмәнгә салып карап, шуны аңлаучылар күбәйде. Читтән торып эшләп тә була хәзер. Андыйлар 10 процент чамасын тәшкил итә. Әйтик, кеше авылда яшәп тә, дистант рәвешендә шәһәрдә эшли. Аена бер тапкыр барып кайтырга мөмкин. Замана үзгәргән саен үзкыйммәтләр дә үзгәрә. Ни өчен кешеләр үз нигезләрен сатмый? Чөнки аларда барыбер ышаныч бар, өмет чаткысы сүнмәгән.

Таһир Һадиев авылда яңа һөнәрләр барлыкка килүен дә искә алды. Әйтик, экологик туризм. Республикада 200 гә якын шундый урын бар. Агротуризмның күтәрелүе дә – үзе бер мөмкинлек.

– Биектау районының Ямаширмә авылындагы ял итү урынына елына 10 меңгә якын кеше килә. Безгә берникадәр хыял һәм үзебезнең тарихны белү җитеп бетми. Каядыр барып, әйтик, Европадагы бер ташны күрәбез дә, шуның тирәсендә әйләнеп, сокланып йөрибез. Ә үзебезнең тарихка битараф, – ди Таһир Һадиев.

Иссез сарымсак

Авылда заманча технологияләр булдыруны Теләче районының Әбде авылы эшмәкәре Дмитрий Пенкин яхшы белә. Ул тумышы белән Тольятти шәһәреннән. «Шулай туры килде», – дип кенә чикләнде ул, күченеп кайтуы хакында.

Сиксән йортлы авылда 12 гектар мәйданда сарымсак үстерә ул. Үзенчәлекле итеп. Иң кызыгы – сарымсактан ис килми, әле файдасы да күбрәк икән. Күл ясап, мәрсин балыгы (осетр) үрчетә. Килосын 1500 сумнан сата. Тиресеннән менә дигән сумка тегәргә була дип тә кызыктырып куя җитмәсә.

– Сарымсакны кибетләрдә дә, маркетплейслар аша чит илләргә дә сатабыз. Бәясе кыйммәт, без аны Азия технологиясе буенча үстерәбез. Татарстанда башка беркайда да юк. Бер кило иссез сарымсак әзерләү өчен өч кило гадәти сарымсак кирәк. Санап карагыз, гадиенең бәясе 400 сум тора. Моның өчен вакыт та, чыгымнар да таләп ителә, – ди Дмитрий Пенкин. – Авылдагыларның күбесе – өлкәннәр. Йортларны санасаң, бар кебек, кешеләрне санасаң, юк та кебек. Кибет эшли. Мәктәптә 4 бала укый. Авылны үстерү өчен яңа технологияләр кирәк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы техника алырга субсидия белән булыша. Әмма заманча чит ил техникасы сатып алу буенча проблема бар.

Авылларда сезнең кебек кешеләр күбрәк булсын иде, дигәнемә эшмәкәр  болай дип үз сүзен әйтте: «Тотыгыз да эшләгез, мин бит айдан төшмәдем. Укыгыз, белемегезне күтәрегез, яңа технологияләр кулланыгыз, менә бу – бәхет».

Шәһәр кызы

«Аптырап тормыйбыз, теләсәк, кичке ашка шәһәргә чыгып китәбез. Елга берничә тапкыр чит илгә ял итәргә йөрибез». Әтнә районының Кече Әтнә авылында яшәүче Алия Галәветдинова тормышын әнә шулай тасвирлый. Әмма барысы да әкияттәгечә алай җиңел түгел. Моннан 24 ел элек шәһәрдән килен булып төшкән ул авылга. Салага кайтуына бер дә үкенми, андагы тормышны мактап туя алмый. Заманасында сыерын да сауган, терлеген дә караган. «Каенанам белән ярыша-ярыша сыер саудык. Сынатасым килмәде», – ди шәфкать туташы булып эшләүче Алия. Эре терлекне бетергәнгә – ун ел. Хәзер каз, үрдәк, чебешләр тоталар. Биш елга исәпләнгән программа буенча күркә үстергәннәр. Шул сәбәпле, бәрәңге бакчаларын киметергә туры килгән. Монысы да, эшләп карыйк әле, дигән кызыксынуга бәйле. Тик хәзер инде күркә үстерү белән шөгыльләнмиләр.

– Авылда тыныч. Кешеләр әйбәт. Балалар үстерергә бик рәхәт. Мәктәпкә автобус йөртә. Район үзәгенә бер чакрым гына югыйсә. Бар түгәрәкләр бушлай. Авылда яшәү бик арзанга төшә. Яшәр өчен барлык шартлар да бар. Газы, уты, суы кергән. Кайбер йортларда хәтта икешәр бәдрәф хәзер. Ял итү өчен дә мөмкинлекләр бар. Концертлар күп килә. Туган көннәр уздыру өчен ресторан-кафелар бар. Әмма безнең барыбер каядыр чыгып китәсе килә. Шәһәргә 70 чакрым гына булгач, тиз генә ял итеп кайтабыз. Элек авыл кешесе йорт-җирен калдырып, беркая да бармый иде бит. Бу калыпны да җимердек. Бу, бәлки, авылларда мал-туарны күп асрамауга да бәйледер. Әмма шул ук вакытта терлек асраучы танышларым да диңгезгә бару ягын карый. Авыл кешесе дә үз кадерен белә. Без быел Төркия, Үзбәкстан, Кырымда булдык. Матур җирләрдә сәяхәт итү рәхәт, әмма барыбер туган як сагындыра. Шөкер, үз өебезгә кайтып җиттек, дибез, – ди өч бала анасы.

Тормыш үзгәрде

Арча районының Яңа Сала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин белән авылдагы шартлар турында сөйләшәбез. Агротуризм үсеп килгән авылны туристлар да үз итә.

– Матур итеп яшәү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Юлларны ел саен төзекләндереп, таш җәеп торалар. Элеккеге кебек итек киеп йөри торган түгел, – ди ул. – Авылда яшәгән, эшләгән кешегә дәүләт программалары бар. Телисең икән, үзмәшгуль булып теркәл. Ялкау булмаганнарга авылда яшәү күпкә җайлырак, рәхәтрәк. Тырышлык кына кирәк. Хәзер авылларда тәм-том, ролл да ясыйлар, табынын да коралар. Терлекчелек белән дә шөгыльләнәләр. Сигез, аннан да күбрәк баш терлеккә исәпләнгән мини-ферма тотучылар бар. Ике шәһәр егете Каенсар авылындагы ташландык ферманы алып, терлекчелек белән шөгыльләнә. Маллары сиксән башка җитте. Җир алып, терлек азыгын да әзерлиләр. Агротуризм үсеп килә. Безнең якта су чиста. Гомәр Бәшировның «Җидегән чишмә»сендәгечә. Авылның кызыктырырлыгы бар.

Арча эшмәкәре Ильяс Хәкимов – Каенсарда ял итү урыны төзүчеләрнең берсе. Килгән кунакларга дип ике йорт һәм банкет залы булдырган. Төрле мәҗлесләр уздыралар. Хыялы – ял итү үзәгендә балаларны электрик, сантехника, эретеп ябыштыручы, столяр эшенә өйрәтү.

– Үзебезнең ял итәсебез килде. Башта җир алдым. Аннан мөмкинлекләр булдырдым. Гадәттә туристларның мунча керәсе, көймәдә йөзәсе, квадроциклда йөрисе, чанада шуасы килә. Шул юнәлешләргә игътибар итәсе идем. Хезмәт күрсәтү өчен белгечләр кирәк шул. Яшьләрнең кеше артыннан җыештырасы килми, олыракларга аралаша белү җитеп бетми. Без җәйге чорда гына эшләп алабыз. Яңа елны сездә үткәрик әле, дип сораучылар да бар. Тик ел дәвамында эшләү өчен газ кертергә кирәк. Бу – миллионлаган сум чыгым дигән сүз. Кар чанасы да бар үзе. Көймәдә йөзәргә була. Бер тәмен белгәннәр елга бер булса да килеп ял итеп китә. Яңа кешеләр сирәгрәк шалтырата. Көндәшлек булдыру өчен эшләргә кирәк шул, – ди Ильяс Хәкимов.

Авыл бит әле ул – илһам чыганагы да. Әнә Казанда яшәүче рәссам-скульптор Фәнил Вәлиуллин Балтач районының кечкенә генә Нормабаш авылын үз иткән. Тирә-ягын урман әйләндереп алган авылда үзенә яңа сулыш ачмакчы. Иске мәктәп бинасын сатып алып, шуны җыештыру, тәртипкә китерү, агачлар утырту белән мәшгуль. Түбәсен алыштырырга өлгергән инде. Әлеге урында иҗат йорты ачып, кунакларны җәлеп итәргә җыена. Авылга менә шулай җылы караш, игътибар гына кирәк. Ул сиңа кайчан да булса әҗерен меңе белән кайтарачак.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре