Газетага язылу

Шәһәр мэрын аеруча зур күләмдә ришвәт алу турында эш буенча тоткарлаганнар

Тикшерү комитеты: Уфа мэры Мәүлиев зур күләмдә ришвәт алу турында эш буенча тоткарланган.

Уфа мэры Радмир Мәүлиевне аеруча зур күләмдә ришвәт алу турында эш буенча тоткарлаганнар.

Бу турыда “РИА Новости” Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза. “Уфа шәһәре шәһәр округы хакимияте башлыгы җинаять кылуда – вазыйфа вәкаләтләрен арттыруда һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелү буенча тоткарланган”, – дип белдерелгән ведомствода. Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, Мәүлиев 2025 елда төзелеш компаниясе вәкиленнән, “яхшылыкка” алмашка, үзенә матди файда таләп иткән.

Биредә сүз Уфа санаторие территориясендә 1300 кв. метрдан артыграк мәйдандагы җир биләмәсен мэр файдасына законсыз алу турында бара. Башкортстан буенча Тикшерү комитеты идарәсендә аныклап үтүләренчә, мэрны 2 тәүлеккә тоткарлаганнар. Аңа чикләү чарасын сайлап алу турында мәсьәлә карала. Әлеге эш буенча тагын 3 кеше шикләнелә. Мәүлиев Уфа мэриясенә 2022 елдан җитәкчелек иткән. Моңа кадәр – 2019 елның мартыннан Нефтекамск башлыгы булган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре