Шәһәрдә яшәүчеләрне бу шимбәдә ярминкәләрдә көтәләр

Бүген Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоэлемтә рәвешендә районнар белән киңәшмә узган. Эшлекле киңәшмәне Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров үткәргән. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителгән.

Министр киңәшмәдә ярминкә мәйданчыкларының йомырка, сыер һәм тавык ите, яшелчә, сөт кебек иң кирәкле ризыклар белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителергә тиешлеген әйткән. Шулай ук, кар-буран көтелү сәбәпле, сәүдә территорияләрен кардан чистарту мәсьәләсе каралган.
“Узган атнада, бик нык суык булу сәбәпле, Рөстәм Нургалиевич белән килештереп, ярминкәләр уздырылмыйча калды. Шуңа күрә быелгы соңгы ике ярминкәгә (иртәгә һәм 23 декабрьә булачак) ныклап әзерләнергә кирәк”, – дип билгеләп үткән Марат Җаббаров.
Шулай итеп, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы теләгендә булган барча халыкны иртәгә буласы ярминкәләргә чакыра.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре