Газетага язылу

Сәяхәт итү өчен Россияне сайлаучылар саны арткан

Башлангыч мәгълүматларга караганда, узган елда ил эчендә 89,1 миллион сәфәр теркәлгән.

Алдагы елдагыга караганда 4,1 процентка зуррак сан бу. Вице-премьер Дмитрий Чернышенко әйтүенчә, мондый сәяхәтләр саны фараздагыдан акрынрак үсә. Сәбәпләре Кара диңгезгә мазут агып чыгу аркасында Анапада тиешенчә ял итеп булмауга, самолет рейслары чикләнүгә бәйле.

Чит ил туристларына килгәндә, 2025 елда Россиядә барлыгы 4,8 миллион кунак булып киткән. Әлеге күрсәткеч 2024 елдагыга караганда 14,9 процентка күбрәк. Сәяхәтчеләр башлыча Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләренә, Мәскәү өлкәсе, Приморье һәм Краснодар крайларына өстенлек биргән.

Чит илләр туристлары сәфәрләренең 80 проценты чамасы шуларга туры килә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре