Иртәгә – 16 июльдә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең “Сайлау ноктасы” мәгълүмат үзәге янәшәсендә (Казанның Кремль Яр буенда урнашкан) ачык һавада чираттагы фильм күрсәтеләчәк. Тамашачылар хозурына бөтен гаилә белән карау өчен бик әйбәт комедия – “Баба Яга. Спасает мир” тәкъдим ителә.
Фильмда заманча Убырлы Карчыкның маҗаралары күрсәтелә. Ул, гадәттәгечә, дөньяның язмышы кыл өстендә торган бер мәлдә, яхшылыкның яманлыкка каршы көрәшенә җәлеп ителә. Бу кино балалар өчен дә, олылар өчен дә кызык һәм мавыктыргыч булачак.
Әйтергә кирәк, “Сайлау ноктасы” янында фильмнар күрсәтү даимигә әйләнде инде. Казансу яры буенда кояш баеганда бөтен гаилә белән бергәләшеп фильм карау җәйге ялга үзенә бер ямь өсти. Кино бушлай күрсәтелә.
Сеанс 20.30 сәгатьтә башлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез