Рәзиф Кәримов, Зәй районы башлыгы:
– Сайлау бер көндә генә уза торган чара түгел. Еллар буе эшләгән эшнең нәтиҗәсе, халыкның ышаныч билгесе. Зәйдә тавыш бирүчеләр һәрвакыт актив булды. Бу юлы да шулай булыр дип ышанам. Авыл җирлекләрендә, урта һәм зур оешмаларда 50 дән артык җыелыш уздырдык. Халык алдында берәр сәгать чыгыш ясыйм, ә эшләнгән эшләрне сөйләп бетереп булмый. Кечкенә генә авылларда да дәүләт программалары буенча нәрсә дә булса эшләнгән. Яңа программалар өстәлеп кенә тора. Халыкның яхшырак яшисе, тәмлерәк ашыйсы, асфальт юлдан йөрисе, чиста һава сулыйсы килә. Моның өчен эшләнгән эшләрне кеше күрә бит. Без дә ассызыклап торабыз. Шуңа да сайлау алдыннан халыкның кәефе яхшы. Сайлаудан соң тормышның яңа бер этабы башлана. Җитәкче буларак та, гади кеше буларак та, сайлау – минем өчен зур җаваплылык, өмет ул. Яхшыга, матур, тыныч киләчәккә өметләнәбез. 2014 елда район башлыгы булып килгәч тә: «Бердәнбер бурыч – халыкка яшәр, эшләр һәм ял итәр өчен шартлар булдыру», – дигән идем. Һаман шул бурычка тугры калабыз.
Зөһрә Гарифуллина, Биектау районының Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы:
– Мин – республиканың чын патриоты. Шуңа күрә миңа республика белән кем җитәкчелек итүе бик мөһим. Хәзерге көндә без барыннан да канәгать. Татарстаныбызның алга китүен, башка төбәкләрдән аерылып торуын күрү бик рәхәт. Сайлау алдыннан биш авылда халык белән күрештек, җыеннар уздырдык. Алар да республика язмышын билгели торган чарада катнашырга планлаштыралар. Безнең өчен җирле сайлаулар да бик мөһим, әлбәттә. Чөнки авылның алдагы биш елдагы язмышы сайланган кешеләрдән тора, дип әйтсәм дә, арттыру булмас. Безнең җирле депутатлар алышынып тормый, озак еллар бер үк кешеләр. Алар авылга бик булыша, активлар. Бәйрәмнәр, чаралар уздырганда аларның ярдәмен бик нык тоябыз. Өлкәннәргә дә, балаларга да игътибар бар. Әле ярый алар бар дип сөенеп торабыз. Шуңа күрә депутатлар сайланды да онытылды түгел, көндәлек тормышта алар – безнең ярдәмчеләребез.
Равил Бикчуров, фермер (Чүпрәле районы):
– Республика Рәисен сайлау дигәч, мин халыкның тормыш-көнкүреш шартларын, икътисадын яхшыртып эшли торган булдыклы, көчле лидерны күз алдында тотам. Ул очраклы гына кеше булырга тиеш түгел. Татарстаныбыз мәнфәгатен кайгырта, халыкны ярата, икътисадны белә торган төпле кешене күрергә телибез. Мин СВО башланганнан бирле елга икешәр тапкыр үземнең «КамАЗ»лар белән егетләргә гуманитар йөк ташыйм. Ярма, шикәр, тушенка – барысы да үземнеке. Болардан тыш, блиндаж ясарга такталар илтәм. Кыскасы, солдатлар нәрсә сорый – шуны алып барам. Моны миңа беркем дә эшләргә кушмый. Бу – минем күңел кушуы. Халык җыеннарында да авылдашларга: «Безне саклаучы егетләргә ярдәм итик», – дим. Күпчелеге аңлап кабул итә, ничек булдыра, шулай булышалар. Район башлыгы Марат Гаффаров та зур игътибар күрсәтә. Әйтәсе килгән сүзем шул: без дә сайлауга шундый ышаныч белән барабыз. Төп теләгем: авылда калучы яшьләргә төрле программалар тәкъдим ителсен иде. Әгәр хөкүмәт дәрәҗәсендә үзгәрешләр булмаса, киләчәктә авылда бер генә яшь гаилә дә калмас, мәктәпләрдә балалар булмас. Менә шул турыда ныклап торып уйлансыннар иде.
Владимир Малыгин, Нурлаттагы «Легенда» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе:
– Һәрвакыт гражданлык бурычымны үтим. Сайлау – бар җирдә дә тәртип булдыру дигән сүз ул. Шулай ук икътисадны җайга салуда да безнең тавыш бирүебез мөһим. Илебез алга барсын өчен, халыкны борчыган сорауларны хәл итү кирәк. Бу инде – яхшы хезмәт хакы, пенсионерларны яклау, балаларга белем, тәрбия бирү һәм башкасы дигән сүз. Без махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм җыябыз. Бу эштә дә бердәмлекне югалтмасак иде.
Гөлфинә Хамаева, Минзәлә шәһәрендәге 2 нче мәктәп укытучысы:
– Яшь барган саен сайлауның нәрсә икәнен аңлыйсың. Яшь чакта асылын бик аңлап бетермәгәнбез. Сайлау – үзебезнең Рәисне сайлау, аңа ышаныч белдерү. Бар өмет – анда. Республиканың, туган телебезнең язмышын, үзебезнең язмышны да хәл итәр кебек ул. Без ышанабыз, шуңа сайлыйбыз да. Тормышыбыз якты булсын!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез