«Сайлауда машина отарга хыялланабыз»

Сайлауга ике буын бергә килгән
Биектауда яшәүче Айсылу һәм Инсаф Гариповлар Россия Президентын сайлар өчен, җомга көнне авылга махсус кайтканнар. Сайлау участогына алар әти-әниләре белән бергәләп килгән иде. Яшь гаилә үзләре белән ике улларын да алган.

– Сайлау хокукы бирелгәннән башлап, бер генә вакыйганы да калдырганыбыз юк, чөнки бу безнең гражданлык бурычыбыз. Балаларыбыз да шуны күреп, белеп үссеннәр өчен, аларны да үзебез белән алып килдек, – диде Айсылу.
Инсафның әти-әнисе Лара ханым белән Илгиз Гариповлар авылда яши.
– Без менә шулай бер гаилә булып, матур итеп сайлауга килдек, чөнки ул безнең бурычыбыз. Фотобәйгедә катнашып, машина оту турында да хыялланабыз. Анда да үзебезнең бәхетне сынап карамакчы булабыз, – диде Лара ханым.
Исегезгә төшерик, Татарстанда сайлауда катнашучылар арасында өч автомобиль уйнатылачак. Аның беренче иясе инде бүген билгеле булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре