Саимә Гатауллина: «Ачкыч әле дә минем кулда»

«Бүген яшәп калырга кирәк. Күңелең яткан эшне хәзер эшләп карарга». Саба районының Чулпыч авылында яшәүче Саимә Гатауллина сүзләре бу. Гомер буе авылда яшәгән, күп итеп маллар үстергән, озак еллар кибеттә сату иткән апа пенсиядә дә тик утырмый. Өч ел элек ул улы белән бергәләп яшелчә һәм чәчәк үсентеләре үстерә башлаган. 

– Авылда кибет ябылганчыга кадәр сатучы булып эшләдем. Аның ачкычы әле дә булса минем кулда, чөнки авылда җыелышлар уздырырга башка урын юк. Җыелышып сөйләшергә кирәк булганда, шунда кергәлибез, – ди ул. – Кибеттә эшләгән елларымны бик сагынам. Эшнең күп, авыр, бик мәшәкатьле вакыты булса да, әле дә искә алам. Яшьлек, дәрт-дәрман булганга да шулайдыр. Ул заманда колхоз биргән транспорт белән товар алып кайтасың, аны капчык-капчык, тартма-тартма ташыйсың. Мин гел: «Безнең заманда авылда сельпо кибетендә эшли алган кеше бик зур урыннарда утыра алыр иде», – дим. Кибетче ул психолог кебек, һәркемнең көен табарга кирәк. Авыл халкы кибеткә товар алыр өчен генә түгел, аралашыр, эчен бушатыр өчен дә килә торган иде.

Хәзер дә тик утырмый Саимә апа. Авылда кышларын мал-туар арасында йөреп уздырса, яздан тормышы башка мәшәкатьләргә күмелә. Яшелчә, чәчәк үсентеләре белән мәш килә, каз бәбкәләре алып җибәрә.

– Миңа язын ямь-яшел булып чыккан бәбкә үләне кызганыч төсле. Быел алмам инде, барысын да карарга җитешә алмам, дим дә, язга чыккач, күңел түзми, бәбкәләрне кайтарып куям. Аллаһы Тәгалә ул чирәмне үстергән бит, димәк, аны кулланырга кирәк. Узган көз миләш котырып уңды. Ник бер кеше җыеп карасын! Ә бит югыйсә ул – бик файдалы җимеш. Минем бервакытта да кибеттән җиләк-җимеш сатып алып, кайнатма ясаганым юк. Бакчада нәрсә бар, шуннан гына ясыйм, – ди ул.

Үсентеләр белән шөгыльләнү уе моннан өч ел Казанда яшәүче улының башына килә. Ул чәчкән орлыкларны карап, тәрбияләп тору акрынлап Саимә апага кала. Шәһәрдән ялларга кайткан улы авыр эшләрне эшләсә, калган вак-төяген үзе башкара.

– Улым күптән түгел генә өйләнде. Эшләре Казанда булгач, әлегә шунда яшиләр. Тик киләчәктә авылга кайтырга уйлары бар, үзем дә шуңа өметләнәм. Соңгы елларда Сабада эш урыннары күзгә күренеп арта. Шәһәргә чыгып киткәннәр дә авылга тартыла башлады, – ди хуҗабикә. – Бөтен кеше дә мал-туар асрап яши алмый. Без инде гомер буе терлек арасында йөреп ияләшкән. Мал асрау ул – ихтыяр көче һәм түземлек сорый торган бик авыр хезмәт.

Теплицаларында исә яшелчәләр, чәчәк үсентеләре үстерәләр. Эшләре язын башлана, ә үсентеләрне май ахырында сатып бетерәләр.

– Чәчәк эше май ахырында бетә. Эшләсәң, сата алсаң, файдасы бар. Беренче елны – 17, аннан соң – 34 мең, узган ел 80 мең сумлык үсенте саттым. Якынча 120 мең сумлык үсентем бар иде, тик чыгып йөрергә җай булмады. Күрше-тирә авылларда яшәүчеләр үзләре килеп алып бетерде. Сатудан калганнарын күрше-күләнгә бушлай таратам. Алар инде мине «Безгә эш ясыйсың», – дип сүгә, – ди тиктормас Саимә апа.

Халык исә башлыча кашкарый, петуния, бәрхет гөл кебек чәчәкләрне яратып ала икән. Чөнки алар иң әрсезе һәм озак тора торган.

– Әллә каян, чит илләрдән кайтарылган чәчәкләргә, үсемлекләргә кызыгырга кирәкми, элек-электән үзебездә үскәннәреннән яхшырагы юк. Читтән кайтканнары безнең климатка яраклашмаган, моның өстенә күбесе агулы да була. Минем үземә күкчәчәк туры килә, дип әйтәләр. Ләкин мин җайлы кеше түгел, ә «чәнечкелерәк». Әйтәсе килгән сүземне кешенең артында түгел, алдында әйтәм. Шуңа күрә үземә гөлҗимеш күбрәк туры килә дип саныйм. Кешеләрдә иң нык ачуымны чыгарганы да – битарафлык һәм буш вәгъдәләр бирү, – ди ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре