Газетага язылу

Саклан, каба күрмә! ​​​​​​​Мошенниклар алдауның яңа юлларын куллана

Алар өчен әдәп-әхлакның чиге юк. Кемне кармакка эләктерә алалар, шуның акча янчыгын бушаталар. Олылармы ул, балалармы, авыр тормыш хәленә калган кешеләрме – барысың да кесәсенә бер үк юллар белән керәләр.

Алдану схемалары турында үзегез генә белү җитми, балаларыгызга да барлык алымнары турында сөйләп торырга кирәк. Өегезгә килеп тә «чистартып» чыгып китәргә мөмкиннәр! Яңа очраклар турында ишетеп чәчләр үрә тора.

Искенең яңасы

Тик башта ишетеп, сөйләп, кисәтеп тә әле дә шул ук тырма сабына абыну очракларын искә төшерик. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов хәбәр иткәнчә, мошенниклар бу елда Татарстан халкының 1,8 миллиард сумнан артык акчасын үзләштергән. Башка сыймаслык саннарның бер уңай ягы да бар. Узган елның шушы ук вакыты белән чагыштырганда 288 миллион сумга азрак алданганбыз. «8 800» дип башланган номерлардан, шулай ук «900» номерыннан шалтыратуларны тыю, аларның саны кимү файдасы зур, ди белгечләр. Әлбәттә, банкларның шикле акча күчерүләргә «блок» куюлары, профилактика чаралары да нәтиҗә бирә.

Нинди алдауларга ешрак бирешәбез, нәрсәгә күбрәк ышанабыз, кемнәрнең үтенечен тыңлап акчаны кулларына ук тоттырып җибәрәбез?

– Беренче урынны әле дә код сораулар алып тора. Моның өчен төрле юллар кулланалар. Мәсәлән, домофонны алыштырабыз, диләр, салым инспекциясеннән, Пенсия фондыннан, торак-коммуналь хезмәтеннән, поликлиникадан дигән булып шалтыраталар, сим-картагызның срогы чыккан, дип кисәтәләр, код сорыйлар, – дип санап китә Рәдис Йосыпов. – Кайвакыт код белән маташмыйлар да, берәр мессенджерга «Сезнең «Госуслуги»дагы шәхси кабинетыгызга кергәннәр, кичекмәстән шалтыратыгыз», – дип номер җибәрәләр.

Менә аннары башлана инде. Сезне «кайгыртып» Үзәк банктан, Росмониторинг хезмәтеннән, полициядән, ФСБдан дип шалтыратырга тотыналар. Сезнең акчагыз мошенникларга китә, сез Украина хәрби көчләренең иганәчесе булып исәпләнәсез, дип куркыта башлыйлар. Җинаять эше ачу белән яныйлар. Барлык счетларындагы акчасыннан колак кагу, фатирсыз калу, күчемсез милкен югалтудан курыккан кешенең каршы торырлык көче калмый. Өстәвенә төрле рәсми органнар мөһерләре сугылган ялган документлар, удостоверение җибәреп тә сүзләрен раслый кырыгалдарлар. Әлбәттә, дәүләт серен тараткан өчен җаваплылык янаганын да искә төшерәләр. Бичараны банкка барып акчасын алганчы кармактан ычкындырмыйлар. Банкта саклык хезмәте акча алуның сәбәбе белән кызыксынса да, мошенниклар түгел, ремонтка, улыма фатир алырга, дип акланалар. Акчаны йә счетка, йә курьерның кулына ук тоттырып җибәрәләр.

Әбиләр дә – курьер

Курьерларны яллау – үзе бер җинаятьчелек юнәлеше. Игъланнар белән интернет тулган. «Җиңел акча, наркотиклар түгел» дигән белдерүләргә кызыгучылар табыла. Бер кешедән алып икенчесенә илтеп биргән өчен йә криптовалютага әйләндергән өчен курьерга 10–20 мең сум акча түлиләр. Такси өчен дә акча каралган хәтта. Чаллыдагы курьер Казанга барып акча ала, йә бөтенләй башка төбәккә үк чыгып китә. Бөтен ил буйлап өлкәннәрнең акчасын җыеп самолетта йөрүчеләр дә бар.

– Курьер итеп өлкәннәрне йөртү очраклары да еш очрый. Акчасын җибәргән олы кешегә: «Без сезнең акчаны тикшердек, менә бер пенсионер сезнең хәлгә калды. Аның акчасын алып безнең хезмәткәргә илтеп бирегез, ярдәм итегез, аныкын да тикшерергә кирәк», – дип үтенәләр. Кешене кызганып, үзләре дә аңламастан курьер хезмәтен башкаралар шулай, – ди Рәдис Йосыпов.

Иң еш кулланыла торган схемаларның тагын берсенә тукталыйк. Алары сезнең якын кешеләрегездән: дуслардан, туганнардан, хезмәттәшләрдән килгән фото-видеолар. «Минем кызыма тавыш бир әле», «син бу кешене беләсең бит, авариягә эләккән», «кара, синең фотоны куйганнар» дип файл җибәрәләр. Ул тиз генә ачылмый да. Интернет начар тота, шуңа күренми дип уйлап фотога басуга, телефонга вирус йөкләнә. Мошенниклар шәхси мәгълүматыгызга барып җитә, кредит ала, акчагызны урлый, ә сез моны белми дә каласыз, хәтта күрмисез дә. Андый сылтамаларга, тавыш бирү мөрәҗәгатьләренә алданмагыз. Ялгыш баскан очракта да телефонны шундук «полет» режимына куегыз.

Ач ишегеңне!

Өченче урынны инвестицияләргә бәйле алдауларга бирергә кирәк. Безнең халык әле дә җиңел акчага кызыга. Күз-колакка ят әйбер дә түгел: банклар да шундый тәкъдимнәр ясый, рекламалар да еш очрый. Мошенниклар да игътибарлы, шул ук алымны куллана. Өйрәтәләр, ярдәм итәләр, ике айдан соң салган акчаң икеләтә арта, имеш. Ничек ризалашмыйсың? 100 мең сум акчаң, чыннан да, 200 мең сум булып күренә үзе.

– Әмма ул акчаны алыр өчен башта разблокировка ясарга кирәк дип, тагын бераз акча салдырталар. Аннары акчаны төрле счетлардан күчергән өчен штраф түләтәләр, керем өчен салымны да урап узып булмый, рәхим итеп тагын 50 мең сум салып куй. Акчаны безнең илдә чыгарып булмый, чит ил счеты ачарга кирәк, тагын бераз «тамызыгыз». Әнә шулай итеп еллар буе дәвам итәргә мөмкин, – дип кисәтә Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре.

Сату-алу сайтларында да еш кына кырыгалдарлар сагалап тора, сезонга бәйле алдауларны куллана мошенниклар. Җылы суны бетерү графигы да эшкә җигелә, 8 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң 9 нчы сыйныф өчен яңа төркем сылтамасы да килеп төшәргә мөмкин.

Җәен еш кына өйдә әти-әнисез калган балаларга аеруча игътибарлы буласын да искә төшерделәр. Улыгыз йә кызыгыз кырыгалдарларны өегезгә үк кертер дип уйлап та караганыгыз юктыр. Чаллыда яшәүче 16 яшьлек үсмернең әти-әнисе дә ул көнгә калырбыз дип башына да китермәгән әнә. Мошенниклар шалтыратып, ниндидер код әйткәнсең, җинаятьчеләргә мәгълүмат биргәнсең, синең әти-әниеңә җинаять эше ачабыз, дип яныйлар. Бу хакта беркемгә дә әйтергә ярамый, әлбәттә. Баланы тәмам ышандыралар! Гаепсезлеген раслар өчен өйдә тентү уздырасы икән. Телефонда камераны кушып, егет өйне күрсәтә. Сейф барлыгын күргән кырыгалдарлар фатир ачкычын билгеле җирдә калдырып китәргә куша. Әти-әнисе өйдә булмаганда үз күзләре белән күрү кирәк була. Мошенниклар карак яллап, сейфны болгарка белән кисеп, 4 миллион 800 мең сум акча, алтын сәгатьне урлыйлар.

– Полиция телефоннан янамый, тентү уздырмый, телефон аша тикшерүләр уздырмый, бу хакта балаларга кат-кат әйтегез, – дип кисәтә Рәдис Йосыпов. – Алар гел телефонда бит, төрле төркемнәрдә утыралар, чатларда язышалар, уеннар уйныйлар. Блогерларның соцчелтәрдәге аккаунтлары күчермәсен ясап, бүләк уйнаталар, җиңгән өчен акча күчерәбез, дип сөендерәләр. Әти-әнисенең картасын сорыйлар, кушымтага кереп, фотосын җибәрергә кушалар. Аннары нәрсә эшләгәннәре билгеле инде. Әмма терсәк якын да, тешләп булмый.

Бу киңәшләр мошенниклардан сакланырга ярдәм итә:

– «Госуслуги» аша йә МФЦда онлайн кредитлар һәм микрозаемнар алуга үз-үзеңне тыю һәм «ышанычлы контакт» хезмәтен рәсмиләштерергә;

– сим-карта рәсмиләштерүгә үз-үзеңне тыю хезмәтен кулланырга;

– билгеле бер суммадан күбрәк акча белән эш иткәндә якын кешегез белән элемтә өчен банкта «вторая рука» хезмәтен кертегез;

– якыннарыгыз белән мошенниклардан шалтырату мөмкинлеге турында алдан сөйләшегез, мөмкин булган җаваплар әзерләгез. Хәтта сезне куркытырга тырышсалар да, бу хакта якыннарыгыз белән уртаклашырга килешегез.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре