Министр Дамир Садретдинов әйтүенчә, халыкның иминлеген һәм иҗтимагый тәртипне саклау бурычы үтәлгән. Соңгы биш елда тәүге мәртәбә җинаятьчелек дәрәҗәсен киметә алганнар. Әйтик, элек хөкем ителгән кешеләр тарафыннан кылынган, исерек килеш, корал кулланып кылынган җинаятьләр кимегән. Үтерү, сәламәтлеккә зур зыян салу, көчләү, талау максаты белән һөҗүм итү очраклары 100 процент диярлек фаш ителә.
Узган ел республикада 47 373 җинаять теркәлгән. Шулардан 15 106 сы авыр һәм аеруча авыр дип бәяләнә. Дамир Садретдинов сүзләренә караганда, террорчылык, оешкан җинаятьчелек, корал һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә аерым игътибар бирелгән. Киберҗинаятьчелек кими башлаган. Аларның яртысына якыны, төгәлрәк әйткәндә 15 меңнән артыгы урлауга бәйле. Генерал Садретдинов әйтүенчә, мондый күренешләргә каршы торуның яңа алымнарын уйлап табарга кирәк. Алдагы елга планнар турында сөйләгәндә ул, эш күп булса да, оператив вазгыятьне кулдан ычкындырмау максатын куйды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, министрлыкның оператив хезмәт эшчәнлегенә уңай бәя биреп, республика киләчәктә дә, нәтиҗәле хезмәт өчен шартлар булдыру максатыннан, хокук тәртибе органнарына ярдәм күрсәтәчәк, дип әйтте. Республика башлыгы әйтүенчә, вазгыять катлаулы булса да, Эчке эшләр министрлыгының бөтен системасы тотрыклы һәм ышанычлы эшли. Әйтик, республика Рәисен сайлау, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү, «Россия–Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кебек зур чараларда җәмәгать тәртибе югары дәрәҗәдә тәэмин ителде. Татарстан Рәисе Украина террорчылык оешмалары һәм башка экстремистик оешмалар эшчәнлегенә каршы тору максатыннан зур эш алып барылуын әйтте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, хәзерге шартларда эчке эшләр органнарының эше аеруча әһәмияткә ия. Башка хокук саклау ведомстволары белән берлектә Россия һәм чит ил гражданнарын, шул исәптән балигъ булмаганнарны экстремизмга җәлеп итүдән саклау, экстремистик һәм террорчылык оешмаларын финанслау каналларын юкка чыгару, экстремизмны пропагандалаган мәгълүмат һәм хәбәрләргә каршы тору эшен дәвам иттерергә кирәк. Бу эштән иҗтимагый оешмалар да читтә кала алмый.
Татарстан Рәисе ачылмаган җинаятьләргә игътибарны арттырырга кушты. Андый очракларның 70 проценты милеккә каршы кылынган җинаятьләргә туры килә. Рөстәм Миңнеханов киберҗинаятьчелек проблемасына аерым тукталды. Әйе, андый очраклар кими башлаган, әмма республика халкы һаман акчасын югалта. Узган ел бу сумма 6 млрд сум чамасы булган, әле бит рухи зыяны да бар. «Дропперлар һәм җинаятьчеләргә элемтә җайланмалары бирүче затлар җәзасын алсын өчен, закон биргән мөмкинлекләрдән булдыра алганча файдаланырга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов һәм барлык министрлык-ведомстволарга, муниципаль берәмлекләр башлыкларына, массакүләм мәгълүмат чараларына профилактика-аңлату эшенә аерым игътибар бирергә кирәклеген әйтте.
Татарстан Рәисе бюджет акчасына кул сузу, салымнан качу очракларына каршы эшне туктатмаска кирәклеген әйтте. Миграция, юл иминлеге мәсьәләләренә тукталды. Яшьләрне наркотиклардан саклау мәсьәләсен күз уңында тотарга кушты. Республика башлыгы үсмерләр арасында җинаятьчелеккә аерым тукталды. Әйе, куркыныч саннар кими, әмма узган ел кайбер районнарда (Зәй, Буа, Арча, Тукай) яшьләр арасында төркемле җинаятьчелек арткан. «Балигъ булмаганнарны тыелган контент таратуга һәм онлайн мошенниклыкка бәйле җинаятьләргә җәлеп итүнең яңа юллары барлыкка килде. Монда нәтиҗәле системалы профилактик чаралар кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Утырышта эчке эшләр органнарын хезмәткәрләр белән тәэмин итү турында да сөйләштеләр. Татарстан Рәисе әйтүенчә, халык белән турыдан-туры эшли торган һәм җинаятьләрне ачыклауга, ачуга юнәлдерелгән хезмәтләрдә кадрлар кытлыгы булу җитди борчу тудыра. «Әлегә хәлне ныклап үзгәртә алмыйбыз. Проблеманы хәл итү өчен яңа алымнар эзләргә кирәк. Башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнарының бу эштә тырышлыгын арттырырга кирәк. Үзебезнең яктан, без киләчәктә дә хокук тәртибе органнарына нәтиҗәле хезмәт өчен шартлар тудыруда ярдәм итәчәкбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез