Шәл бәйләү остасы Альбина Әбсәләмова: «6 яшемдә өйрәндем, хәзер елына 6–10 меңләп шәл бәйләнә»

6 яшьлек кыз бала кәҗә мамыгыннан шәл бәйли дигәннәренә ышанасызмы? Кемнәрдер: «Әкият сөйләмә», – дияр. «Еламыйча ашаса, рәхмәт», – дип, бераз тупасрак әйтүчеләр дә булыр. Оренбург өлкәсендә яшәүчеләр генә моңа гаҗәпләнмәс. Чөнки анда 6 яшьлек кыз баланың шәл бәйли белүе –гадәти хәл.

Шәл бәйләү бизнесын җәелдергән, хәзер өлкәләрендә һөнәрчеләр әзерли торган мәктәп тә ачып җибәргән Альбина Әбсәләмова да беренче шәлен 6 яшендә бәйли.

«Без инде 26 ел дәвамында чын татар һөнәрчелеген үзебездә саклап калып, гаиләбез белән шәл бәйлибез. Елына 6–10 меңләп шәл бәйләнә. Бу мирасыбыз безгә әби-бабаларыбыздан күчкән, инде дүртенче буын дәвам итәбез. Мине дә әбием 6 яшемдә утыртып шәл бәйләргә өйрәтте. «Татар хатын-кызының һөнәре булырга тиеш», – дип әйтә иде ул. Ел буе бәйләгән беренче шәлемне сатып, әни миңа беренче сыйныфка кергәндә алъяпкыч алды», – ди Альбина.

Алма агачыннан ерак төшми, дип юкка гына әйтмиләр бит инде. Альбина уңганлыгы белән әбисенә генә түгел, әнисе – Флюра апа Аблязовага да охшаган. Ул бәйләгән шәлләр балдактан шуып кына чыга. Кеше сүзенә ышанмас та идем, үзем тикшереп карадым. «Ничек шулай ул?» – дим. «Безнең Оренбургта кәҗә мамыгы һавадагы болыт кебек күпереп тора. Балдактан чыгарлык шәлне бәйләр өчен башта мамыкны бик яхшылап эшкәртергә кирәк», – дип сере белән бүлешә шәл бәйләү остасы.

Җеп итеп эрләгәнче, мамыкны бер генә төере дә, чүп-чары да калмаслык итеп махсус тараклар белән тарыйлар. Ап-ак нечкә җеп йомгагының нинди йомшак икәнен белсәгез... Шәлне бәйләү дә хикмәтле икән. Башта шәлнең кырыйларын бизәкләп бәйлиләр. Аннары гына шул кырыйларыннан күзләр җыеп уртасы бәйләнә.

Оренбургның ап-ак шәлен иңегезгә салып караганыгыз бармы? Кызык өчен бер генә тапкыр шуңа төренеп, күзләрегезне йомып басып торыгыз әле. Татар халкында юкка гына шәл бик кадерле саналмыйдыр. Иңеңә салган мамык шәл әни кочып алгандай хис уята, әниләрдән генә бөркелә торган җылылык бар анда.

Бер шәлне бәйләп бетерү өчен ким дигәндә ике атна вакыт кирәк. Хатын-кызның күпме кул җылысы керә аңа. Флера апа шәл уртасын мәчет сурәтләре төшереп тә бәйли. «Шундый сигез шәлем Мәккәгә китте», – ди ул. Оренбург татарлары шәле үзебезнең халыкка гына кирәк дип уйласагыз, ялгышасыз. Шәлнең уртасына чиркәү сурәте төшереп бәйләргә заказ бирүчеләр дә бар икән.

Әбсәләмовларның даны еракларга таралган. Оренбургта 4 кибетләре эшли, Казанда да, Мәскәүдә дә ачканнар. Шәлләр генә түгел, йомшак мамык бияләй, оекбашлар, хәтта күлмәкләр дә бәйлиләр. Дизайнерлар белән хезмәттәшлек итәләр. Кемгә кирәк инде әбиләр шәле, модада түгел, дияргә ашыкмагыз. Әбсәләмовлар аны заманча, яшьләр дә кызыгырлык итеп бәйли. Оренбург татарларының үзендә шундый йола бар: каенана килен белән беренче тапкыр күрешкәндә аңа мамык шәл бүләк итә. Мондый йола бездә дә бар бит. Тик, киресенчә, күп кенә никах туйларында килен каенанасына шәл бүләк итә. Күптән түгел Оренбург шәһәрендә «Татар кызы» конкурсының финалы узды. Анда да бик матур мизгел: татар кызлары әниләренең иңбашына ап-ак шәл салды.

Оренбург шәле бик озак саклана икән: 20 елга кадәр. Флюра апаның килен булып төшкәненә 45 елдан артык. «Каенанам бүләк иткән шәл әле дә тора», – ди ул. Әлбәттә, саклый белсәң. Шәл остасы моның да серен түкми-чәчми сөйләп бирде. Мамык шәлне шампунь белән генә юып, өстәлгә җәеп киптерәсе. Күбеге чыксын дип соңгы тапкыр чайкаганда бераз уксус салалар икән. Бу аны көядән дә, саргаюдан да саклый.

Мамык шәл бизнесын Альбина Әбсәләмова ире Фаил белән бергәләп алып бара. «Бизнес ныклыгы өчен нәрсә кирәк?» – дим. «Көне-төне эшләргә», – дип җавап бирә ир белән хатын беравыздан. Аларның хезмәте бүленгән. Ир кәҗәләр үстерә, хатыны мамык эшкәртү, шәл бәйләүне оештыруны үз өстенә алган. Балалар да үсеп җиткәч читкә китәргә теләмәгән. Әти-әниләренә булышалар. «Шулай да сезнең эштә иң авыры нәрсә?» – дигән сорауга Фаил: «Кәҗәләр үстерү авыр. Аны бит ел буе үстереп, елга бер тапкыр гына 300 г мамык тарап алабыз. Бу – бер шәллек кенә. Тик кыен булса да, алга барабыз», – дип әллә мине, әллә үзен ышандырырга теләп җавап бирде.

Язгы ташу вакытында бәлагә дә тарыганнар. 6 мең кәҗә асрала торган ферма Оренбургтан 200 чакрым ераклыкта урнашкан. Су фермага бара торган юлны бүлеп, Әбсәләмовлар ике атна буе нәни бәтиләргә махсус әзерләнә торган азыкны илтә алмыйлар. Шулай 600 баш бәтине югалталар. «Безнең эшнең тагын бер авырлыгы бар», – дип өсти Альбина. Сүз эшләргә кеше таба алмау турында. Гомер буе шәл бәйләгән һәм хәзер Әбсәләмовлар бизнесына булышучы 186 апа олыгая, аларга алмаш кирәк. Яшьләрне ничек тартасы? Альбина белән Фаил мәктәп ачарга карар кыла. Әйтергә генә җиңел. Документлары артыннан күпме чабасы, бина төзисе. Ир белән хатын көне-төне эшлиләр һәм теләкләренә ирешәләр. Шәл бәйләүчеләр мәктәбенә, кызыксынып, 32 кеше килгән. Өч ай эчендә мамык җеп әзерләүдән алып шәл бәйләүгә кадәр бар серне үзләштергәннәр алар. 18 кеше мәктәпне тәмамлаган. Дүртесе бүген үк эшкә алырлык оста булып өлгергән. Әбсәләмовлар хәзер балаларны да өйрәтү программасын булдыру турында уйлана.

Үзем ир белән хатынга йөз төрле сорау бирәм, үзем аларның кулларына карыйм. Альбина белән Фаил интервью биргәндә дә кулга-кул тотынышып утыра. Бизнесның ныклыгы менә кайда ул! Гаилә ныклыгында, бер-берең өчен терәк булып җитәкләшеп эшләүдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре