«Бу татарлар артыгын кылана башлады. Элек бик күңелле иде, бергә-бергә сөйләшеп утыра идек». Бу сүзләрне шәһәр йортлары ишегалдында эскәмиядә утырган бер рус хатыныннан ишеттем. Янына барып, исәнләштем дә: «Нигә татарлар кылана башладылар дисез?» – дип сорадым. Баксаң, сәбәбе бик гади икән. Татар әбиләре үз телләрендә сөйләшеп, әлеге тетяны санга сукмыйлар икән бит. «Сезгә җавап бирмиләрме әллә?» – дим.
– Бирәләр үзе, ну мин килеп утыргач, русчага күчмиләр, – ди бу.
Берәүне дә гаеплисем килми. Бүгенге шәһәр әбиләре, нигездә, шәһәрдә яшәүче балаларының балаларын карашырга авылдан күчеп килгән апалар инде ул. Русчалары такы-токырак булса да, әйтәсен әйтеп бирәләр. Ә менә рус апалар татарча бер авыз сүз дә белми. Әле кайберләре эре генә итеп: «У нас государственный язык – русский!» – дип тә җиффәрә. Минем андыйларга: «Ә туган телдә сөйләшүне тыя торган закон бармы соң?» – дип әйткәлим. Дәшмиләр, бераз уңайсызланып та куялар әле.
Быел җәйге ялымның бер өлешен Ульян өлкәсенең Ундоры авылы янындагы шифаханәдә уздырдым. Әлбәттә инде, хатыным белән, чөнки бу яшьтә ир кешегә терәк бигрәк тә кирәк.
Ашханәдә һәркемнең өстәле билгеле, номер язып куелган. Безгә рус кардәшләр белән кара-каршы утырып ашарга туры килде һәм моңа шатланып бетә алмыйбыз. Бик итагатьле, бик тәрбияле иде алар. Ир кеше – Сергей, хатыны Светлана исемле. Гадәттәгечә бер-беребезгә: «Приятного аппетита!» – дип теләкләр теләп, сөйләшә-гапләшә ашарга тотындык. Шунда Светлана татарчага күчмәсенме! Бернинди акцентсыз төзек җөмләләр белән сөйли бу. Мин аны керәшен татары дип уйлаган идем, рус кызы икән! Барлы-юклы русчам белән: «Откуда такие познания татарского языка?» – дигән булам. Ә ул саф татарча: «Мин бит Татарстанда, Әлки районында яшәдем. Татарча сөйләшә дә, укый да, яза да беләм», – ди. Мин аларга китабымны да бүләк иттем әле, «Истәлек өчен якын дусларым Сергей белән Светланага» дип татарча язып та куйдым. Сабый бала кебек сөенделәр. Светлана татарча сөйләгәндә, иренең аңа ничек сокланып, яратып карап торуын күрсәгез иде сез!
Сергей үзе дә татарча аңлый булып чыкты. Сөйләшүен сөйләшми, сүзләрне бозып әйтеп, мине үпкәләтермен дип уңайсызлана икән. «Киләсе очрашуга кадәр татарчасын шомартырбыз әле», – дип елмая Светланасы. Мондый кешеләрне ничек яратмыйсың ди?! Дуслык өчен тел киртә була алмый, хикмәт – кешелекле булуда, бер-береңне хөрмәт итүдә.
Аерылышканда елый-елый саубуллашмасак та, борыннар бераз йомшаган иде. Дусларыбыз безне үзләренә, Димитровградка кунакка чакырып калдылар. Исән-сау булсак, барырбыз. Безгә алар белән аралашу рәхәт. Ә хәзергә телефон аша хәбәрләшеп торабыз. Светлана, әлбәттә, татарча сөйләшә, ә мин Сергейга: «Привет!» – дим, ул: «Салям!» – дип җавап бирә. Һәм беребездә дә «артыгын кылану» юк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез