Үлем теләсә кайсы урында сагалап торырга мөмкин. Хәтта ялда да. Күптән түгел генә ватандашларыбыз белән Мисырда килеп чыккан фаҗига берәүне дә битараф калдырмагандыр. Ялга китеп, үлем тырнагына эләксәң, бәла-казага юлыксаң, нишләргә?
– 2021 елның көзендә дустыбыз чит илдә диңгездә батып үлде. Бу хәбәр барыбыз өчен дә аяз көнне яшен суккандай булды, билгеле. Күмү эшләре болай да җиңел түгел. Ә монда сүз мәетне чит илдән алып кайту турында бара. Мәрхүмне ватанына кайтару эше шактый чыгымлы да, мәшәкатьле дә булды, – дип искә ала моннан берничә ел элек булган вакыйгаларны Зөлфәт Галимов. – Монда кайткач та, мәетне җирләячәк ритуаль хезмәтләр бюросына да, кайгыдан кара көйгән гаиләсенә дә акча җыештык. Тамчыдан күл җыела инде. Юл чыгымнары да хәйран иде. Гаиләсе генә күтәрерлек сумма түгел, кыскасы. Берәүгә дә мондый хәлдә калырга язмасын! Читкә чыкканда гына түгел, үз илеңдә ял иткәндә дә «страховка» дигәне зыян итмәс.
https://vatantat.ru/2025/03/166102/
Турагент Диана Габидуллина, кайда ял итүегезгә карамастан, «страховка»лы булырга кирәк дип саный. Сүз бит кешенең иминлеге турында бара. «Минем белән алай булмас», – дип кем әйтә ала соң?!
– Чит илдә ял итү – телефонга матур фотосурәтләр төшерү генә түгел әле ул. Теләсә нинди хәлгә юлыгуыгыз ихтимал. Җәрәхәт алырга, авариягә эләгергә, кояштан артыгын кызынып ташларга, зарарлы ризык ашарга, агулы бөҗәк тешләргә мөмкин түгелмени? Иң куркынычы, әлбәттә, үлем, – ди турагент. – Туристик агентлыклардан сатып алынган путевкага медицина иминияте керә. Бу «страховка» сезгә чит илдә сәяхәт вакытында ашыгыч медицина ярдәме алу мөмкинлеге бирәчәк.
Ял вакытында читтә вафат булганнарның мәетен алып кайтуны (репатриация дип атала. – Авт.) шактый катлаулы эш, дип атады белгеч. Кайбер кешеләр өчен мәетне туган җиренә алып кайту хакы бөтенләй күтәрә алмаслык. Әйтүенчә, 20 мең долларга җитәргә мөмкин.
– Мәет турында иң элек җирле полиция һәм медиклар белә. Табиблар үлемне терки, полиция үлем турында хәбәрне турист яшәгән ил консуллыгына юллый. Консуллык (яисә посольство) исә кайгылы хәбәрне үлгән кешенең туганнарына, тиешле органнарга җиткерә. Репатриация өчен документларны да ул алар әзерли. Үлгән кешене туган иленә алып кайтуны оештыру процессы ике өстәмә шартка бәйле: үлүче туристик агентлык оештырган сәфәрдә булганмы һәм аның үлгәннән соң репатриацияне каплый торган «страховка»сы бармы?
Юрист Булат Закиров та мәетне туган җиренә кайтару эше ничек башкарылганын аңлатты.
– Өч төрле очракны карыйк. «Страховка» бар, сәяхәтне туроператор оештырган. Бу очракта туроператор үзе иминият компаниясе белән хезмәттәшлек итәчәк һәм барысын да оештырачак. «Страховка» бар, сәяхәт мөстәкыйль оештырылган. Бу очракта иминият компаниясе белән туганнар хезмәттәшлек итәчәк һәм кирәкле документлар җыю эше аларга йөкләнәчәк. «Страховка» юк. Җирле хакимиятләр белән хезмәттәшлек, вафат булган туристны кире кайтару эше туганнар җилкәсенә төшәчәк. Бу очракта транспортировка бәясе кыйммәтлерәк булачак, «страховка» бәясеннән артып та китәчәк, – дип аңлатты белгеч.
Кайда күбрәк бәла-казага юлыгалар?
Таиланд, Вьетнам, Индонезия, Шри-Ланка, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Куба, Доминикана, Венесуэла, Төркия, Мисыр.
Үлем сәбәпләре
Суда, бассейнда батып үлү, экстремаль чараларда катнашу, балконнан егылып төшү, экскурсияләр вакытында имгәнүләр.
*Туристик операторлар мәгълүматларына таянып
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез