Сәламәтлеге начарланган кешенең машина йөртү таныклыгын алачаклар. Юлда нинди яңалыклар көтелә?

Сәламәтлеге начарланган кешенең машина йөртү таныклыгын алачаклар. Юл кагыйдәсен бозган өчен салынган штрафны вакытында түләгәнгә 50 процент ташлама ясауны кире кайтарырга тәкъдим итәләр. Юлда тагын нинди яңалыклар көтелә?

Җәяү йөрисе булачак

Россия Президенты Владимир Путин сәламәтлеге начарланган машина йөртүчеләрне таныклыктан мәхрүм итү турында закон имзалаган. Ул 2027 елның 1 мартыннан гамәлгә керәчәк. Билгеле булганча, бүген машина йөртүчеләрнең саулыгын ун елга бер мәртәбә – йөртү таныклыгын алыштырганда гына тикшерәләр. Әмма бу вакыт эчендә кешенең сәламәтлеге начарланырга, җитди чирләр пәйда булырга мөмкин, ди белгечләр.

Яңа закон «тимер ат» иярләүчеләрнең саулыгын тикшерү тәртибен тамырдан үзгәртер дип көтелә. Диспансеризация яки планлы медицина тикшеренүе узганда кешедә машина йөртергә комачаулый торган чир барлыгы ачыкланса, ул тагын да җентекле тикшеренү узарга тиеш булачак. Диагноз расланган очракта бу мәгълүмат бердәм базага һәм ЮХИДИ идарәсенә юлланачак. Шуннан соң кешенең машина йөртү таныклыгы өстәмә суд карарыннан башка гына – автомат рәвештә гамәлдән чыгарылачак. Дәваланып, чирне җиңгән очракта машина йөртү таныклыгын кире кайтарып булачак.

Ташламаны кайтармакчылар

Штрафны вакытында түләгән өчен ясалган 50 процент ташламаны кире кайтарырга кирәк. Россия Дәүләт Думасы депутаты Ярослав Нилов шундый тәкъдим белән чыккан.

Билгеле булганча, беренче гыйнварга кадәр юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләгән кешегә 50 процент ташлама ясала иде. Әмма быелдан башлап, бу ташлама 25 процентка кадәр киметелде. Шул ук вакытта штрафны ташлама белән түләү вакыты арттырылды. Элек ташлама ясасыннар өчен штрафны 20 көн эчендә түләп өлгерергә кирәк булса, хәзер моны 30 көн эчендә башкарырга мөмкин.

– Элеккеге система яхшы гына эшләп килә иде. Шуңа күрә штрафны 20 көн эчендә түләгән өчен 50 процент ташлама ясауны кире кайтарырга кирәк. Бу машина йөртүчеләргә штрафларны вакытында түләргә бик зур этәргеч булачак, – дип белдергән Нилов.

Быелдан штрафлар күпмегә артты?

Элек 1 гыйнвардан
Саклык каешын эләктермәү 1000 1500
Исерек килеш машина йөртү 30 000 45 000
Тизлек арттыру 500–5000 750–7500
ГАИ инспекторы таләп иткәндә туктамау 500–800 7000–10 000
Түләүле трассадан барган өчен түләмәү 1500–10 000 5000–30 000
Юл билгесе яки юл тамгасы таләбен үтәмәү 500–5000 750–7500
Юл кагыйдәләрен бозып, башкаларның сәламәтлегенә түбәндәге дәрәҗәдә зыян салу:

- җиңелчә

- уртача

2500–5000

10 000–20 000

3700–7500

15 000–30 000

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре