• Фото: ru.freepik.com

Сәламәтлек өчен кем җаваплы?

Диспансеризация узган кешеләргә еллык салым чигерүе гамәлгә керәчәк. Россия Президенты Владимир Путин әнә шундый күрсәтмә бирде. Ә сез сәламәтлегегезне кайгыртасызмы?

Зөлфия Шакирова, Татарстанның халык артисты:

Мин ярты ел саен табибка барып, тикшеренеп торам. Җәвит белән ел да диспансеризация узабыз. Гаиләбез белән дөрес тукланырга тырышабыз. Элек-электән иртән торгач үземә берәр сәгать вакыт табарга тырышам. Күнегүләр ясыйм, файдалы иртәнге аш әзерлим. Хәзер дә шулай дәвам итәм. Без, авыл балалары, әллә нәрсәләр ашап үсмәдек. Әни иртән һәрвакыт ботка ашата иде, өйдә һәрчак катык, эремчек булды. Яз җитүгә, витамин керсен дип, кычыткан ашы ашаталар иде. Коедан алып кергән суны чүмечләп эчтек. Хәзерге заман теле белән әйтсәк, дөрес тукланып үскәнбез инде. Шуңа безнең чор кешеләре нык. Соңгы елларда сәламәтлеккә игътибар бермә-бер артты кебек. Коронавирус безгә бик зур сабак бирде. Озак һәм матур яшим дисә, кеше иң элек сәламәтлеген кайгыртырга тиеш.

Ләйсән Зарипова, Казанның 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсе табиб-эндокринологы:

Табиб – иң авыр пациент, диләр. Бу, дөрестән дә, шулай. Үзебезнең, якыннарыбызның сәламәтлеген кайгыртабыз. Авырый башласак, башта үз белдеклегебез белән дәваланабыз. Әмма без, табиб булсак та, барысын да белеп бетерә алмыйбыз. Һәр эшнең үз кешесе булган кебек, һәр чирнең дә табибы бар. Шуңа күрә вакытында табибка күренергә кирәк дигән киңәшне еш кына безнең үзебезгә үк бирергә кирәк. Чирне дәвалауга караганда булдырмый калуың яхшырак. Шуңа күрә ел саен диспансеризация, профилактик тикшеренү узам. Өстән кушканга түгел, нәкъ менә үземә кирәк булганга. Ник дигәндә, шул ук гап-гади кан анализы аша гына да бик күп чирләрне алдан күреп, вакытында дәваланырга мөмкин.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы:

Раббыбыз тәнебезне, сәламәтлекне безгә әманәт итеп биргән. Шуңа күрә без һәрчак табибка күренеп, тикшеренеп торырга тиеш. Шәхсән үзем моны кулдан килгәнчә үтәргә тырышам. Диспансеризацияне дә вакытында узам. Анда баргач, табибка керә-керешкә: «Галочка өчен генә килмәдем, яхшылап тикшерегез», – дип әйтеп куям.

Гөлүсә Шаһбан, шагыйрә:

Дәүләт эшендә эшләмәгәч, безне диспансеризация узарга мәҗбүр итүче юк. Әмма шуңа да карамастан, табибка барып, гел тикшеренеп торырга тырышам. Сәламәтлекне кайгыртам дип, чама хисен югалтырга ярамый. Бер җире дә авыртмаган килеш чир эзләп йөргән, булмаган авыруларны «казып» чыгарган кешеләрне беләм. Сәламәтлегеңне контрольдә тотарга кирәк, әмма берни дә борчымаса, юк җирдән бәла эзләп йөрергә кирәкмидер. Тормыш иптәшем Закир белән бергә яши башлавыбызга – 22 ел. Шул вакыт эчендә бер тапкыр да табибка барып караганы юк аның. Бернидән зарланмый, Аллаһка шөкер. Әгәр ул үзен шулай яхшы хис иткән килеш, хастаханәгә барып, кирәк-кирәкмәс тикшеренүләр узып йөрсә, төшенкелеккә бирелеп, киресенчә, авыруга сабышкан булыр иде, миңа калса.

Әлфия Сәлахова, хуҗабикә (Яңа Чишмә районының Зирекле авылы):

Үзеңне үзең кайгыртмасаң, булмый инде. Килеп терәлгәч, соң була. Кан басымым уйнап тилмертә. Шуңа көн дә тиешле даруларны эчеп торам. Иммунитетны ныгыту өчен күбрәк үләннәргә өстенлек бирәм. Әле менә бу көннәрдә әрем суы эчәм, тузганактан чәй кайнатам. Коронавирусны да шул үләннәр ярдәмендә генә җиңдем мин. Тиздән җәй җитә, Аллаһ боерса. Урманга, болынга чыгып китәр чак җитә. Бөтен дару шунда бит. Үләннәрне дөрес итеп җыеп, дөрес итеп куллана белергә генә кирәк.

Гөлчирә Нәҗметдинова, үләннәр белән дәвалаучы (Арча районының Наласа авылы):

Сәламәтлек олыгайгач искә төшә икән ул. Яшь чакта дөнья куасың, аны-моны уйларга вакыт юк. Авырый башлагач, дәвалану рәхәт түгел. Безнең заманда хәзерге кебек техника булмады, бар эшне үзебез башкардык. Шул авыр күтәргән-төшергәннәрнең нәтиҗәсе менә хәзер чыга. Шуңа күрә балаларга, сәламәтлекне яшьтән кайгыртыгыз, дим. Диспансеризациягә дә йөрергә кирәк. Яман шеш белән авыручыларның күбесе чир турында әнә шунда тикшеренергә баргач белдем, ди. Күпләр сәламәтлеген үләннәр ярдәмендә яхшыртмакчы була. Даруны билгеле бер дозада эчсә, үлән дигәндә чамасын белмиләр. Ә бит белеп кулланмасаң, ул агуга да әверелергә мөмкин. Гөмбә кебек, дару үләннәре арасында да бер-берсенә охшашлары, агулылары бар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Динә Гыйлаҗиева Илкүләм проектлар илкүләм проект автор милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре