Гомер озыная, кадрлар кытлыгы кими, сәламәтлеккә игътибар арта... Табиблар гына түгел, роботлар да операция ясый хәзер! Республиканың сәламәтлек саклау тармагында узып бара торган ел барыннан да бигрәк әнә шулар белән истә калачак. Бу хакта журналистлар белән яңа ел алды очрашуында Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин хәбәр итте. Табиблар киләсе елдан нәрсә көтә?
Яңа хастаханәләр турында
Журналистлар белән яңа ел алды очрашуының нәкъ менә «Салават күпере» торак комплексындагы хастаханәдә узуы да юкка түгел. Күптән көтелгән, көненә бер меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә торган әлеге дүрт катлы бинаны министр Россиядәге уникаль проект дип атый.
– Биредә балалар һәм зурлар хастаханәсе, травмпункт, хатын-кызлар консультациясе белән ашыгыч медицина хезмәте филиалы бер түбә астында урнашкан. Көчле компьютер томографы, өч рентген аппараты, УЗИ, эндоскопия аппаратлары бар, – ди Марсель Миңнуллин.
Казанда күппрофильле балалар хастаханәсе турында күптән сөйлиләр. Марсель Миңнуллин анысы турында да онытмадык, ул төзеләчәк, дип ышандырды. Әлегә төгәл кайчан һәм кайда икәнлеге генә билгесез. «Шулай да ул моңа кадәр планлаштырганча Гаврилов урамында түгел, башка урында төзелер дип көтәбез», – диде министр.
Кадрлар кытлыгы турында
Сәламәтлек саклау тармагында кадрлар кытлыгы икенче ел рәттән кими. Марсель Миңнуллин шулай дип ышандыра. Чагыштыру өчен: 2022 елда республикага 2 мең табиб җитмәсә, узган ел әлеге күрсәткеч 480 гә калган.
– Быел сәламәтлек саклау тармагына 350 табиб һәм 500 ләп урта медицина хезмәткәре килде. Аларга эш өчен дә, яшәү өчен дә барлык шартлар тудырылды. Җиһазларга да кытлык юк, – ди министр.
Авыл һәм шәһәр турында
Марсель Миңнуллин узып бара торган елның иң төп нәтиҗәләренең берсе дип авыл җирлегендә үлем-китем очраклары кимүне атый. Министр белдерүенчә, моңа кадәр хәвефле саннар ил күләмендәге уртача күрсәткечтән югарырак булган.
– Быел авыл җирлегендә яшәүчеләргә аеруча зур игътибар бирдек. Узган ел республикада авыл җирендә яшәгән бер мең кешегә 13,7 үлем-китем очрагы туры килгән булса, хәзер бу сан 13 кә калды. Биредәге ФАПларда фельдшер ярдәмчеләре эшли башлады, – дип ачыклык кертте министр.
Шәһәрдә исә диспансеризация узу вакытын кыскартуга ирешкәннәр. Министр әйтүенчә, табибка барырга вакыт тапмаган 40–65 яшьлек кешеләргә быел аерым игътибар биргәннәр. Марсель Миңнуллин аларны «соры зона» дип атый. Бу төркемгә керүчеләр берни дә борчымагач, үзен сау-сәламәт дип уйлый, шуңа табибка баруны да кирәк тапмый. Әлегә. Белгечкә күренгәндә инде соң була.
– Алар белән элемтәдә тору өчен аерым махсус колл-үзәк булдырдык. Сизелерлек үзгәрешләр дә булды, – ди министр. – Күчмә хастаханәләр дә бик яхшы эшләде. Ноябрьдә алар өч атна дәвамында Казан, Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләрендә кизү торды. Шул вакыт эчендә 30 меңләп кеше диспансеризация узды. Хәмер белән мавыгучылар арасында да зур эш алып барылды. Бу юнәлештә узган ел белән чагыштырганда 5,5 тапкыр күбрәк кешегә ярдәм күрсәтелде, – дип белдерде министр.
Чирләр турында
Йөрәк-кан тамыры авырулары әле дә булса Татарстанда үлем-китемгә китергән чирләр арасында беренче урында (39,6 процент) кала бирә. Марсель Миңнуллин йөрәк-кан системасы авыруларына каршы ясалма интеллект ярдәмендә көрәшәчәкләр.
– Республикада кардиология күзәтчелеге дигән система эшли башлаячак. Аның кысасында ясалма интеллект барлык дәвалау оешмаларындагы ЭКГ язуларын «укып», аны автомат рәвештә кешенең башка анализ нәтиҗәләре белән чагыштырып барачак. Бу бик күп кенә йөрәк-кан тамыры авыруларын булдырмыйча калырга ярдәм итәчәк. ЭКГ нәтиҗәләре яхшы булу кеше белән бар да тәртиптә дигән сүз түгел. Кайбер чирләре бернинди билгеләрсез уза. Әлеге модуль барысын да анализлап, табибларга тиз арада хәбәр итеп торачак, – дип өметләндерә министр.
Роботлар турында
Киләсе елдан Татарстанда роботлар да операция ясаячак. Беренче «белен» уңышлы чыккан. 20 декабрьдә Татарстанда беренче тапкыр робот операция ясады. Республика онкология диспансерында мәни бизендәге яман шешне алып атты ул.
– Робот технологияләре аз гына җәрәхәт белән зур күләмдә операцияләр ясарга мөмкинлек бирә. Киләсе елда республикада роботлар 100 ләп операция ясаячак. Яңа ел революцион технологияләре белән истә калыр дип уйлыйм, – дип өметләнә Марсель Миңнуллин. – Робот-хирург барлык органнар белән дә эшли, хәтта үпкә, йөрәккә дә операция ясый ала. Әмма әлегә ул онкология диспансерында дәваланучыларга ярдәм итәчәк. Хирург-табиб робот белән дистанцион рәвештә идарә итә. Табиб үзе бу вакытта Җир шарының бөтенләй башка почмагында булырга мөмкин. Иң мөһиме – интернет булсын. Шулай да робот ясаган операция вакытында янда тагын бер табиб тора. Ул кирәкле урынны кисеп, роботка юл «ача».
Санавиация турында
Бүген республиканың сәламәтлек саклау тармагында ике вертолет хезмәт күрсәтә. Аларның берсе авыр хәлдәге авыруларны йөртә. Икенчесе табибларны ерак районнарга алып бара.
– Безнең республиканың иң зур өстенлеге – яхшы юллар. Шул сәбәпле бездә авыруларны хастаханәгә вакытында илтеп җиткерү вакыты да кыскарды. Әмма безнең климат шартлары үзгә: вертолет белән очып булачакмы, юкмы икәнлекне алдан фаразлап булмый. Андый чакта трассаларыбыз ярдәмгә килә, – ди министр. – Реанимобиль машинасында алар буйлап тиз арада тиешле урынга барып җитәргә мөмкин. Кышкы бураннарда аеруча җайлы. Ун вертолетың булып, һава торышы начар булу аркасында алар оча алмыйча торганчы, яхшы юллардан җилдереп кенә теләсә кайсы районга, авылга барып җитә алуың мең өлеш хәерлерәк.
Медицина туризмы турында
Татарстан бу юнәлештә дә күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Марсель Миңнуллин сүзләренә караганда, башка төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүчеләрне барыннан да бигрәк республиканың алтын куллы онколог, нейрохирург һәм реабилитологлары җәлеп итә икән.
– Башкаланың 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсе базасында Россиядә иң яхшы тернәкләндерү үзәге эшли. Без чит җирләрдә яшәүчеләргә иң беренче чиратта әнә шуның белән кызыклы. Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстанда яшәүчеләр арасында сездә трансплантация ясатып булмыймы дип кызыксынучылар бар, – диде министр.
Татарстан трансплантология тармагында иң алдынгы төбәкләрнең берсе булып кала бирә. Узып бара торган елда республикада барлыгы шундый 20 катлаулы операция ясалган. Шуларның 12 се балаларга ясалган. ДРКБда 12 балага арка мие һәм ике балага бөер күчереп утыртканнар. Мондый катлаулы операцияләрне хәзер Чаллыда да ясыйлар. Быел биредә беренче тапкыр 6 кешегә йөрәк күчереп утыртканнар.
Сан
– Быел Татарстанда уртача гомер озынлыгы 74,5 яшь тәшкил итә. Республикада 1000 кешегә 11,3 үлем-китем очрагы туры килә. Хезмәт яшендәгеләр арасында үлем очракларының 80 проценты ир-атларга туры килә. 40–65 яшьлек ир-атларның гомерен өзгән иң төп сәбәпләрнең берсе – исерткеч эчемлекләр белән мавыгу.
– 2022 елда республика халкының 55 проценты профилактик тикшеренү узган булса, быел андыйлар 73 процентка җиткән. Монда «Сәнәгать диспансеризациясе» проектының да өлеше зур. Аның кысасында ел дәвамында республиканың меңнән артык оешмасында 135,3 мең кеше эш урынында диспансеризация узган.
– Быел авыл җирендә яшәүче 50 меңләп кеше районга килгән күчмә хастаханәләрдә тикшеренгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез