Сальдо: хәрби күзлектән караганда, ГЭС җимерелү сәбәпле килеп туган хәл Россия кораллы көчләре өчен отышлырак

Каховка ГЭСы җимерелгәннән соң килеп туган хәл, хәрби күзлектән караганда, Россия кораллы көчләре өчен отышлырак. Херсон өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Владимир Сальдо шулай дип белдергән Бу хакта ТАСС яза.

Журналистлар аннан, Украина кораллы көчләренең Каховка ГЭСын җимерүләре Россия көчләренең оборона сәләтенә ничегрәк йогынты ясаячак, дип сораган. “Хәрби күзлектән караганда, килеп туган хәл Россия көчләре өчен отышлырак”, – дигән Сальдо "Соловьев Live” телеканала ыэфиры аша.

Шул ук вакытта, Каховка ГЭСы җимерелү сәбәпле, Херсон өлкәсендә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.
Исегезгә төшерәбез: ГЭС җимерелү сәбәпле, Яңа Каховкада 600гә якын йортны су баскан. Йөзләп авылга, меңнәрчә кешегә су басу яный.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре