Салкынча һава торышының кайчанга кадәр дәвам итәчәге билгеле

Бүген, 4 сентябрьдә, Татарстанда салкынча һава торышы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чәршәмбе төнендә республикада  +6..+11 градус, көндез +14..+19 градус булачак. Тик салкынча һава торышы озакка сузылмас дип фаразлана. Иртәгә, 5 сентябрьдә, көндез һава температурасы +15..+20, ә җомга, 6 сентябрьдә,  +18..+23 градус җылы булыр дип көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре