Атна ахырында Татарстанга җылытачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген, 5 ноябрьдә, аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән җепшек кар яварга мөмкин, көндез урыны белән җиңелчә буран булуы ихтимал. Юлларда бозлавык. Төнлә һава температурасы -2...-7, көндез 0...-3 градус булачак.
Чәршәмбе көнне, 6 ноябрьдә, циклон киткәнлектән атмосфера басымы күтәреләчәк. Урыны белән генә бераз кар ява, юлларда урыны белән бозлавык саклана. Төнлә аязган вакытта -5..-10, ә көндез -1..-6 градус булыр дип фаразлана.
Пәнҗешәмбе көнне, 7 ноябрьдә, төнлә -4..-9, көндез 0..-5 градус була.
Җомга һәм шимбә көнне – 8 һәм 9 ноябрьдә, Татарстанда һава торышы циклон йогынтысында булыр дип фаразлана. Шунлыктан җылытып җибәрә, урыны белән карлы яңгырлар көтелә. Температура төнлә 0..-5 градуска, көндез -2..+2 градус булыр дип көтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез