АКРА рейтинг агентлыгы төбәкләрнең 2025 елда кредит алуны 3 тапкыр арттыруларын хәбәр итә. 2024 елда урыннардагы хакимиятләр 227,5 миллиард сум бурычка алсалар, үткән ел бу сан 676 миллиард сумга җиткән. Үзәк матбугат: «Хәл кар йомгагын хәтерләтә: бюджет йөкләмәләрен үтәү өчен төбәкләргә банклардан кредитлар алырга туры килә, әмма аларны кире кайтару гаять авыр», – дип яза. Федераль хөкүмәтнең ярдәменә өмет аз, чөнки үзәк бюджет кредитларын һәм дәүләт гарантияләрен кискен киметкән. Кредит алу буенча лидерлыкны Кемерово өлкәсе һәм Ханты-Манси автоном округы үз кулында тота. Финанс министрлыгы төбәкләрнең инфраструктур кредитлардан керем алу мөмкинлеген туктатырга тырыша, чөнки социаль объектлар төзергә дип бирелгән акча төзелешкә тотылмый, депозитларга салынып, табыш алуга хезмәт итә. Хисап палатасы тикшерүләре шуны күрсәтә: үткән ел төбәкләр акчаны депозитка салып, процентлардан 24,8 миллиард сум табыш алган. Мәктәпләр, хастаханәләр төзелмәгән, юллар салынмаган.
Мәскәүнең төбәкләргә ярдәм итәргә җае да юк. Россия тимер юлларының бурычы 4 триллион сумга җиткән. 1,3 триллион сумны бюджеттан биреп капларга туры килә. Федераль бюджет кысыр, акчаны каян алсын? Салымнарны күтәрү көтелгәнне түгел, кире нәтиҗә бирә. Үзәк матбугат аналитиклары: «Кече бизнеска салым басымының көчәюе, мөгаен, хөкүмәтнең иң начар фискаль яңалыгы булгандыр.
Кече предприятиеләрнең ябылуы яки «күләгә»гә китүе китергән тискәре нәтиҗәләр масштабы инде бюджет керемнәренең артуыннан өстенрәк», – дип яза. Мәскәүнең кече бизнесны яңача тунарга ниятләвенең шундый вазгыять тудырасын безнең кебек дилетантлар да алдан күргән иде. Салым йөген күтәрә алмаслык итеп куйсаң, бизнес табышын яшерә, салым түләмәс өчен мөмкин булган барлык юлларны да эзли. Хәзер бизнес элиталар бик тырышып, хөкүмәт чиновникларына салымны 1 процентка күтәрү аның җыелуын 2 процентка киметә, дигән аксиоманы аңлатып азаплана. Хөкүмәт, артык тизлеккә күчеп, салым элмәген бушатамы, әллә кече бизнес аңарчы кабергә кереп ятамы – мәгълүм түгел.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез