Газетага язылу

Салымчылар кемнәрне күзәтә? «ВТ» журналисты күпләрне борчыган сорауларга ачыклык кертте

Быел балалар бакчасында чыгарылыш елы безнең. Шуңа күрә кесә телефонына: «Фәләнгә акча җыябыз...» – дигән СМС хәбәрләр яудырып кына торалар. Төркем «банкир»ының бер шарты да бар: акчаны «наличка» белән тапшырасы. Банк картасы аша акча күчергән өчен салым түләтәләр, дигән сүзләр тәмам куркытып бетерде. Салымчылар кемнәрне күзәтә?

Салымчылар кемнәрне күзәтә? «ВТ» журналисты  күпләрне борчыган сорауларга ачыклык кертте

Үзәк банк мәгълүматларына караганда, былтыр илдә яшәүчеләр һәм оешмалар тиз түләү системасы (СБП) аша 103 триллион сумлык 18,3 миллиард операция башкарган. 2024 ел белән чагыштырганда, сан ягыннан бу – 1,4 тапкыр, ә суммасы буенча 1,5 тапкыр күбрәк.

Узган елның соңгы өч аенда гына да физик затлар бер-берсенә 25,9 триллион сум акча күчергән.

Бер карасаң, рәхәт һәм җайлы бит, үзең белән акча янчыгы йөртәсе, кайтарып биргән акчаны исәпләп баш ватасы юк. Тик карталар арасында җилдән җитез очып йөргән акчага контроль дә кими. Соңгысы өчен салымчылар бигрәк тә борчыла. Хәтерләсәгез, илдә акча белән эш итүгә бәйле таләпләр узган елның җаендә катгыйланды. Банк картасы аша «исемсез-җисемсез» акча күчерүчеләрне салым органнары күзәтә башлады. Тагын да алга китеп, шуны әйтик: бу елның җәеннән Үзәк банк белән Салым федераль хезмәте арасында физик затларның банк картасы аша акча күчерүләренә бәйле мәгълүмат турыдан-туры йөри башлар, дип фаразлана. Россия Дәүләт Думасына әнә шундый закон проекты карала. Интернетта илдә яшәүче 7–10 миллионга кадәр кеше салым җыючыларның күз уңына эләгәчәк, дигән хәбәрләр дә таралды. Дөрес, соңрак бу мәгълүматны кире кактылар. Тик утсыз төтен дә булмый, диләр бит әле.

Салым федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйтүенчә, физик затларның банк картасы аша акча күчерүләрен контрольгә алу – икътисадны агартуның, ягъни аның үтә күренмәлелеген һәм гадел көндәшлекне тәэмин итүнең бер ысулы.

– Бу хакта сөйләгәндә, без хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче һәм даими рәвештә керем алучы кешеләрне дә исәптә тотабыз. Мисалга чәчтарашны алыйк. Ул өйдә чәч алу белән шөгыльләнә һәм беркая да теркәлмәгән, даими рәвештә физик затлардан акча алып бара һәм керемнәре турында декларация тутырмый, – дип сөйләде Марат Сафиуллин.

Закон кабул ителгән очракта, салымчылар әнә шундый кешеләрне күләгәдән чыгарачак, дип фаразлана. «Инспекторлар даими керем булу-булмауны тикшерәчәк. Барысын да тирәнтен тикшергәннән соң гына карар кабул ителәчәк. Банк картасы аша гадәти акча күчерүләр өчен, мәсәлән, туганнарга, салым салынмаячак, әлбәттә», – диде Марат Сафиуллин.

Шуңа күрә гади халыкка борчылмаска киңәш итте ул. «Без көндәлек керемнәр турында сөйлибез. Шул ук чәчтараш көненә биш кешегә хезмәт күрсәтте һәм биш төрле кешедән банк картасына акча күчте, ди. Бер айдан соң тагын шул ук хәл. Ай саен чәч кистерәбез бит», – дип мисал китерде идарә җитәкчесе.

Марат Сафиуллин фатирны арендага биреп акча эшләүчеләр турында да әйтте. «Ай саен бер үк кешегә бер үк күләмдә акча күчереп баралар икән, без үзебезгә чакырачакбыз да: «Нәрсә өчен түлисез?» – дип сораячакбыз... Кемдер үзмәшгуль буларак теркәлеп, фатирны арендага бирергә патент сатып ала, ә кемдер болай гына акча эшли һәм керемнәре турында декларация тутырмый. Дөрес түгел бит бу. Бөтен кеше бертигез шартларда эшләргә тиеш», – диде Марат Сафиуллин.

Сүз уңаеннан, идарә җитәкчесе фатирны арендагы биреп акча эшләүне законлаштыру юлларын да әйтте. «Һөнәри керемгә салым түләүче яки үзеңә туры килгән салым режимы – патент, салым түләүнең гадиләштерелгән яки автоматлаштырылган системаларының берсен сайлап, шәхси эшкуар буларак теркәлергә мөмкин», – диде Марат Сафиуллин. Ә андыйлар республикада җитәрлек икән. Салым федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе мәгълүматларына караганда, узган ел Татарстанда яшәүчеләр фатирны арендага бирүдән керем алулары турында 7 меңнән артык декларация тапшырган. Алар республика бюджетына 168 миллион сум салым түләгән.

...Балалар бакчасында «наличка»дан башланган эш, үзебез дә сизмәстән банк картасы аша акча күчерүләргә кайтып калды. Чөнки акчаны кулдан-кулга йөртү бик озакка китте. Акча күчергәндә «чыгарылыш кичәсе өчен» яки «бурыч» дип языгыз, ди «банкир». Алай булганда ярый, имеш.

Фикер

Фәнис ХӨСӘЕНОВ, икътисадчы:

– Салым органнары даими башкарыла торган банк күчерүләрен җентекләбрәк тикшерә башлады. Ягъни сез күпмедер вакыт саен дусларыгызның туган көненә акча җыешасыз яки туганнар арасында акча күчерәсез икән, сезгә беркем дә килеп бәйләнмәячәк. Бер үк кешедән бер үк вакыт узган саен акча алып барсагыз, бу – шәхси эшкуарлыктан керем чыганагы буларак бәяләнә ала. Шулай ук, мәсәлән, өйдә косметика сатасыз, ди. Бу очракта да салымчыларның сезгә сораулары туарга һәм алар сезгә еллык керемгә 13 процент күләмендә салым исәпләргә мөмкин. Минем уйлавымча, бу – эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр үз статусын рәсмиләштерсен өчен эшләнә. Эшчәнлек зур булмаган суммада керем алуны күз уңында тота икән, үзмәшгуль буларак та теркәлеп була. Ничек кенә булмасын, банк күчерүләрен күзәтеп барганнарын истә тотыгыз. Шуңа күрә бер-береңә акча күчерү мәсьәләсендә игътибарлырак булырга киңәш итәбез.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре