Бер көнне танышларымның яшүсмер оныклары авылларыннан ерак булмаган елгага балык тотарга киткән. Көн кичкә таба авышкан була инде. Бераздан болар видеоэлемтәгә чыгып: «Әби, анда еракта бөтен горизонт ялт та йолт килә, әллә атышалармы?» – дип шалтырата.
Алар күрсәткән кадрларга карап, әбиләре (безнең буын вәкиле):
– Юк, балалар, курыкмагыз, арыш камчылыйдыр, – ди.
– Нәрсә соң ул арыш камчылау? – дип сораган оныкларына, арышлар өлгергәндә шулай була дип, үзе белгәнчә аңлата.
Тик бераздан оныклары тагын шалтырата.
– Әби, монда безнең янда бер абый бар, ул, арыш камчыларга иртәрәк әле, ди...
– Алайса, яшен инде бу, әйдә, кайтыгыз, – дип чакыра әбиләре.
Казанда хәвефле яшенле яңгыр яуган кич була бу. Әлеге картинаны без дә күрдек. 110 чакрым ераклыктагы Казанга әле яшенле болытлар якынлаша дип кенә язганда, безнең янәшәдәге офыклар да нык ялтырый иде шул. Шөкер, безгә килеп җитмәде, якынаеп беткәч кенә болытлары да таралды, яшене дә читләтеп китте.
Юк, сүзем табигатьтә соңгы вакытта ешаеп киткән яшен «туйлары» (берсе өстенә берсе, төрле төсләрдә, төрле формада булган һәм бер минутка да туктап тормаган ул яшеннәрне башкача атап та булмый кебек) турында түгел. Гәрчә, соңгы вакытта алар гайре табигый төсмер алды, гайре ешлады. Чорына, заманына карап, кешеләрдә, балаларда да фикернең башкача булуын искәртәсем килә. Безнең чор балалары (нәкъ әлеге оныкларның әбиләре кебек) офыкта уйнаган аҗаганнарны күреп, ялгышып та атыш, дрон дип уйлый белмәс иде, я яшен, я арыш камчылый, дияр идек, чөнки без – иң тыныч чорда үскән, яшәгән балалар. Әти-әниләр, әби-бабайлар кичергәннәр бүтән кабатланмас дип ышанып, тынычлыкның мәңгелек икәненә өметләнеп (дөресрәге, тамчы да шикләнмичә) яшәгән кешеләр.
Ә бүгенге балалар инде бүтән. Алар илдә, дөньяда барган хәлләрдән көндәлек хәбәрдар, тынычлыкның бик тә кадерле нәрсә икәнен, төрле һәлакәтләрнең янәшәдә булуын да әйбәт белә. Вазгыятьне аңлый. Аларга бу турыда мәгълүмат күп. Үзләре дә укый, карый, сөйлиләр, аңлаталар да. Кайберләре инде якыннарын югалту ачысын татыган, кайберләре яшьтәшләре мисалында канкоешларның аяныч нәтиҗәләре турында күреп белә. Шуңа да аларның ихлас куркуы аңлашыла. Илдәге тынычлыкның өйдәге тынычлык икәнен аңлаган буын үсеп килә.
Хәер, инде беркайчан югалмас кебек тоелган тыныч тормышның бик тә, бик тә кадерле булуын барыбыз да аңлый башлады кебек. Беребез дә элекке түгел инде. Әнә бер көнне генә төнгә каршы авылның икенче очында түбәннән генә самолет очып үткән. «Әллә ничә кеше йөгереп чыктык. Тавышы да бигрәк каты кебек тоелды... Бигрәк куркыныч булды. Элек самолет очты ни, планер ни... Күктә нәрсә күрсәк тә, шикләнә, курка белмәдек... Хәзер чит тавыш ишетсәк, күзләр күккә текәлә шул», – диештеләр.
Балачак дигәндә ваемсыз, уйсыз, куркусыз, тыныч, рәхәт чаклар күз алдына килә. Безнең балачак, бәхетебезгә, нәкъ шундый булды. Балалар, оныклар күңелен дә шомлы уйлар биләмәсен иде. Дөрес, алар инде безнең кебек, күктә ак эз калдырып очучы самолет күргәч, сөенеп, куллар болгап: «Самолет, мине утырт әле», – дип кычкырмаячак. Алар өчен инде самолетка утыру буй җитмәс хыял түгел. Аларның үз өсләреннән тыныч-имин очып үтәсенә, офыкта ялтыраган «аҗаган»нарның да чын аҗаган – арыш камчылау яки еракта «шаярган» яшен чаткылары икәненә ышансыннар иде. Бездә генә түгел, бөтен дөньясында...
Фото: vk.com
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез