Самолетта медиклар СВО ветеранын үлемнән алып калган

Красноярскидан Мәскәүгә очучы самолетта махсус хәрби операция ветераны, аңын җуеп, сулыш алудан туктаган. Самолетта аның белән бергә туры килгән Красноярск краеның Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәре һәм тагын бер табиб ярдәмгә килгән.

СВО ветераны лайнер җирдән очып китүгә ушын җуйган. Экипаж бу хакта хәбәр итүгә, Красноярск Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина ярдәмен оештыру бүлеге җитәкчесе һәм аның коллегасы – невролог ярдәмгә ташланган.

Табиблар пассажирның хәлен яхшырту өчен мөмкин булганның барын да эшләгәннәр. Аерым алганда, организмына кирәкле препаратлар керткәннәр. Хәрбинең сулышы тукталу сәбәпле, йөрәге һәм үпкә эшчәнлеген торгызу өчен ашыгыч чаралар күргәннәр.

Медицина хезмәткәрләренең тырышлыгы хәрбигә Мәскәүгә кадәр очу мөмкинлеге биргән, дип яза «Российская Газета».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре