Самосырово бистәсендәге промбаза хуҗасын өй арестына җибәргәннәр

Казанның Совет районы суды, Тикшерү комитеты таләбе белән, Самосырово бистәсендәге производство базасы директоры һәм хуҗасы Иосиф Лифшицны өй арестына җибәргән. Аны дүшәмбе көнне, этләр талаган хатын-кызның һәлак булуына бәйле зур шау-шу тудырган фаҗигадән соң, тоткарлаганнар.

Исегезгә төшерәбез: шимбә көнне 49 яшьлек Жанна Хөсәенова “Весна” торак комплексындагы “Пятерочка” кибетенә эшкә киткән. Юлы Самосырово бистәсе аша узган. Тик ул эшенә килмәгән, элемтәгә чыгудан да туктаган. Хатын-кызның мәетен бистәдән һәм производство базасыннан ерак булмаган кырда тапканнар. “Бизнес-Онлайн” чыганагы сүзләренә караганда, мәетнең бер аягының яртысы булмаган.

Шул тирәдә яшәүчеләр бөтен гаепне Лифшиц базасындагы этләргә бәйләп аңлаткан. Ул үзе агентлык хәбәрчесе белән әңгәмәсендә этләренең хатын-кызга ташлануга кагылышы булмавын әйткән. Эшмәкәр сүзләренә караганда, шул тирәдә генә 6 сукбай эт йөри, алар зират ягыннан кырга йөгереп чыга.

Хайваннарны тоту хезмәте шул ук көнне Лифшиц этләрен приютка озаткан. Аларны транквилизатор белән йоклатканнар. Тикшерү комитеты судта белдергәнчә, Лифшиц 19 эт асраган. Әмма алар турында тиешенчә кайгыртмаган. Бу исә кешенең һәлак булуына китергән.
Лифшиц гаебен танымаган. Ул 10 гыйнварга кадәр өй арестында булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре