Алтын бәясе күтәрелү Россия өчен начар яңалык түгел кебек. Илнең резервлары күләме сумда да, долларда да үсә, чөнки запасларның байтак өлеше алтында саклана. Тагын бер нәрсәне өстик: Россия алтын чыгару күләме буенча дөньяда, Кытайдан гына калышып, икенче урында тора.
Бездә 2024 елда 330 тонна чиста алтын чыгарылган. Чагыштырыгыз: Кытайда – 380 тонна, Канадада – 202, АКШта – 158 тонна. Әмма шатлык шуның белән төгәлләнә. Алтын запасын ипигә май урынына ягып булмый. Аңа бәя күтәрелү исә – глобаль икътисадның кәгәюе билгесе. Дөнья икътисады түбәнгә тәгәрәгәндә, без дә егылабыз. Катырак та түнәбез әле, чөнки безнең төп экспорт – чимал. Кризис вакытында чимал бәяләре түбәнгә сикерә һәм безнең икътисадны да упкынга өстери.
Таудан түбәнгә төшү галәмәтләре Россия сәнәгатендә инде ачык күренә. Икътисадның локомотивы булырга тиешле заводлар кыска эш атнасына күчә. Петербургтагы Киров заводы җәен эшчеләрне ялга җибәрде, хәзер кыска эш атнасында эшләтә. Җитештерүнең түбәнәюе – 20–25 процент. «Ростсельмаш» – авыл хуҗалыгы техникасы җитештерә торган бердәнбер завод – августтан атнага өч көн эшли. КАМАЗ 14 тоннадан артык йөк күтәрелешле автомобильләр җитештерүне 60 процентка диярлек киметкән. Аңлашыла инде: кыскартылган графикта эшли. Чиләбе электрометаллургия комбинаты 4 көнлек эш атнасында. Исемлекне дәвам итү озынга китәчәк.
Моның ил күләмендә нинди нәтиҗәләргә китерүе хакында мәгълүматны карыйк. Газета хәбәрчесе саннарны федераль басмалардан ала, тегенди-мондый телеграм каналлардан түгел. Һәр унынчы эшче түләнми торган отпускага җибәрелгән. Һәр бишенче кешенең хезмәт хакын тоткарлыйлар. Һәр җиденче хезмәткәрнең хезмәт хакы киметелгән. Әмма бу үткән елгы сораштыру нәтиҗәләре әле. Бүгенгесе хакында федераль матбугат: «...2025 году ситуация на рынке труда значительно ухудшилась. В регионах отмечается массовое банкротство. А официальная задолженность по зарплатам, по данным Росстата, увеличилась за последний месяц почти на 60 процентов», – дип яза.
Матвиенко ханым тиктомалдан гына эшсезләрдән ОМС фондына акча җыюны таләп итми, хезмәт хаклары кимү социаль взносларның кимүенә китерә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез