Сәнәгать өметсезлеккә бирелә

Россия икътисады, көнбатышлыларга ияреп, акрын гына рецессиягә таба юл тота. Сәнәгатьнең хәлен күрсәтә торган төрле индикаторлар тискәре күренешләр үсүен күрсәтә. Үзәк банкның акча-кредит сәясәте берникадәр йомшару вазгыятьне уңай якка үзгәртмәде. Кредитлар һаман да кыйммәт. Июль күрсәткечләре Россия предприятиеләренең заказларны азайтуын, җитештерү күләмнәренең кимүен күрсәтә.

Эшлеклелек активлыгы индексы PMI 2025 елның июлендә 47 пунктка гына калган. Июньдә бу күрсәткеч – 47,5 пункт. Күрсәткечнең 50 пункттан югары булуы гына эшлеклелек активлыгы үсүен аңлата. Күрәбез: июньдә дә ул мактанырлык булмаган, июльдә тагын да начарайган.

Соңгы биш айда дүртенче тапкыр товарларга ихтыяҗ кимү күзәтелә. Кимү темплары 2022 елның мартыннан соң иң зур тизлектә. Белгечләр өченче квартал башында җитештерү темпларының соңгы өч елда иң кискен рәвештә кимүен әйтәләр. Җитештерүнең кимүе мәшгульлекне кыскарта, чимал сатып алу начарая.

Компанияләрнең чыгымнары һәм җитештерелгән товарны озату бәяләре исә үсә бара. Дөрес, боларының үсеш темпы 2022 елның ноябреннән соң иң түбән дип бәяләнә.

Сәнәгать җитештерүе динамикасы түбәнәюне башка индикаторлар да әйбәт күрсәтә. Тимер юл челтәрендә йөк ташу июль аенда еллыкка күчереп исәпләгәч, 5,4 процентка азайган. Соңгы җиде айда тулаем кимү – 7,3 процент. Ашлама һәм төсле металлдан кала барлык төр продукцияне ташу да кимегән.

Росстат 2025 елның беренче яртысында эшкәртү сәнәгатенең 4,2 процентка үскәнен күрсәткән саннар китерә. Әмма бизнес җитәкчеләре якын арада бу тармакның да җитештерү кимүгә әзерләнүен әйтә. Үсеш исә дәүләт оборона заказына гына бәйле. Россиядә озак куллау товарларын җитештерү 2018 елгы белән чагыштырганда 20 процентка кимрәк дигән саннар бар.

Бензинның биржа бәясе соңгы көннәрдә кискен темплар белән үсә. «Коммерсантъ» бу хакта «Бензин дал искру» дип яза. АИ-95 маркалы безин бәясе яңа рекорд куйды, ди.

Бер сөенечле хәбәр бар: Кытай, үз авиация сәнәгатен үстерү сәбәпле, Россия титанын сатып алуны кискен арттыра. Әмма титан экспорты 2024 елда 120 миллион долларлык кына булган. Аны берничә тапкыр үстерү дә күп акча вәгъдә итми.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре