Ике атна элек Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитетында фермерларның проблемалары турында фикер алышканнар иде. Узган атнада әлеге мәсьәләне Татарстан Дәүләт Советында күтәрделәр.
Республика парламентының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында шәхси хуҗалыкларга ярдәм чаралары турында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов сөйләде. Ул тагын бер тапкыр республикада 401 мең шәхси хуҗалык булуын искә төшерде. Узган ел алар 106 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән. Бер ел эчендә шәхси хуҗалыклар 521 мең тонна сөт (барлык төр хуҗалык итүнең 23 проценты), 112 мең тонна ит (22 процент) әзерләгән, 817 мең тонна бәрәңге (85) һәм 189 мең тонна яшелчә (64) үстергән. Әле монда бакчачылык хуҗалыклары кермәгән. Бу – республикада аграрийлар җитештергән барлык продукциянең 30 проценты дигән сүз. Әлеге күрсәткечләр буенча Татарстан бишенче урында тора.
Марсель Мәхмүтов әлеге күрсәткечләрне шәхси хуҗалыкларга күрсәтелгән ярдәм нәтиҗәсе дип атады. Быел аларга республика бюджетыннан 612 млн сум акча бүлеп бирелгән, бүгенгә аларның 592 млн сумы хуҗаларына барып ирешкән. Әлеге акча сыер һәм кәҗә тотучыларга, сыерларга мини-ферма төзүгә, 3 яшьтән зуррак булган бия тоту, сатыла торган токымлы терлек алу, кош-корт сатып алуга бирелә. Ярдәмнең иң зур өлеше сыер тотучыларга эләгә.
2025 елда Татарстан Рәисе ярдәме белән сыер һәм кәҗә тотучыларга республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 184 млн сум акча бүлеп бирелде. Шулай итеп, ярдәмнең гомуми күләме 419,6 млн сум булды. Бер сыерга бирелә торган акча 6300 сумга, кәҗәгә 1 мең сумга кадәр җиткерелде.
Ярдәмне 24 мең 233 шәхси хуҗалык алган. Әлеге субсидияне иң нәтиҗәле файдаланган районнар – Балтач, Әлки, Кама Тамагы, Арча, Чүпрәле, Апас һәм Әтнә районнары иң актив файдаланган. Аларда райондагы барлык сыерларның 86 проценттан күбрәгенә субсидия алганнар.
– Кызганыч, 2019–2024 елларда республикада сыерлар саны 25 меңгә кимеде. Шул ук вакытта дәүләт ярдәмен алучыларда терлек саны арта. Бу елларда төзелгән 1217 мини-фермада сыер саны 5 мең 349 га артты, – диде Марсель Мәхмүтов.
Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та катнашты. Аның өчен аеруча якын тема булгач, сорауларны да аңлап һәм кызыксынып бирде.
– Шәхси хуҗалыклар өчен лимитлар җитеп бетәме соң? Алайса Камияр Мөҗәһитович (Камияр Байтимеров – Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе. – Ред.) гел ярдәм җитмәүдән зарлана. Ничектер аңлашылып бетми бу. Ярдәм итүдә тагын нинди яңа юнәлешләр күрәсез? Мин министр вазыйфасыннан 6 ел элек киттем, ә ярдәм чаралары һаман да шул ук, – диде ул.
Марсель Мәхмүтов ел дәвамында ярдәмне ихтыяҗ күбрәк булган юнәлешләргә бүлеп бирергә туры килүен әйтте. Әлегә шәхси хуҗалыклардан министрлыкка кергән гаризаларның барысы да тулысынча канәгатьләндерелгән. Алай гына да түгел, бюджетта булган акчаны тулысынча тотып бетерү өчен, өстәмә сайлап алу турлары да ачканнар.
– Быел шәхси хуҗалыклар, субсидия алу өчен, үзләренең чыгымнарын дәлилләргә тиеш булды. Кызганычка, безгә бу мәсьәләдә күп сүз ишетергә туры килде. Ләкин бу – федераль таләпләр, барлык субсидияләрне чыгымнар белән дәлилләргә туры килде, – диде министр урынбасары.
Марат Әхмәтов исә өстәмә ярдәм чаралары турында кызыксынуын дәвам итте. Министрлыкта шәхси хуҗалыклар өчен яңа тәкъдимнәр турында уйлансалар да, әлегә бар серне дә ачып бетерәселәре килмәде.
– Шәхси хуҗалыклардан да, җирлек башлыкларыннан да тәкъдимнәр керә. Без хәзер аларны өйрәнәбез, 2026 елда яңа төр ярдәм чаралары да булырга мөмкин, ләкин әлегә аларга акча каралмады, шуңа күрә алдан әйтәсе килми, – диде Марсель Мәхмүтов.
Марат Әхмәтов фикеренчә, хәзер 1–2 сыерлы хуҗалыклар аз калып бара, 7–8 сыерлылар күбрәк. Ул тәкъдимнәрен дә әйтте. Беренче чиратта шәхси хуҗалыкларда югары технологияле һәм югары культуралы мини-фермалар турында уйланырга кирәклеген әйтте.
– Без «гаилә фермалары» грантын 2010 елда башлаган идек. Ул чагында ук сәнәк, көрәк һәм чиләктән китәргә кирәклеген әйттек. Тирес түгүне механикалаштырырга, сөтүткәргечләр турында уйларга кирәк. Хәзер авыллар бигрәк тә картая. Бик сирәкләр генә авылны яшәү рәвеше буларак күрә, – диде ул. – Без кешеләрне 4–5 сыер белән беркеткәнбез икән, аларның тормышын шулай ук җиңеләйтергә кирәк. Марсель, савым аппараты белән сава торган заман үтеп бара. Мини, гаилә фермалары буенча югары технологияле проектлар эшләргә тырышыгыз. Шәхси хуҗалыкларда хезмәтне җиңеләйтү – бердәнбер ысул һәм сыерларны саклап калу юлы.
Моннан тыш, Марат Әхмәтов фикеренчә, кошчылык тармагына ярдәм чараларын да карарга кирәк.
– Бүген авылның шушындый хәлдә калуының сәбәпләре бик тирәндә урнашкан, әлбәттә. Күпләр шәһәргә китә. Авыл, аның яшәү рәвеше, шул исәптән шәхси хуҗалыклар да, шәһәр белән чагыштырганда, кызыксындыра алмый. Ә бу тенденцияне ничек туктатырга соң? Авылга, аның тормышына дәүләт дәрәҗәсендә, бөтенләй башка күзлектән карарга вакыт җитте, – диде ул.
Шул ук вакытта тагын бер тәкъдимен җиткерде.
– Азык әзерләү үзәкләреннән сатып алган катнаш азыкка субсидия булса, ничек булыр иде икән? Марсель, син авылда яшәп караган егет түгел. Шәхси хуҗалыкта 7–8 сыерга терлек азыгы әзерләү – шулкадәр гайрәт чигереш эш ул. Ә катнаш азык алуны субсидияләштерсәң, сатып алучыларны да, сатучыларны да кызыктырып булыр иде. Шәхси хуҗалыклар әзер ризыкны капчык белән генә алып кайтып, терлек алдына сала алсалар, бик яхшы булыр иде, – диде Марат Әхмәтов.
Марсель Мәхмүтов исә быел республикада азык үзәкләре төзү һәм аларга җиһаз сатып алуга субсидия бирелүен искә төшерде.
Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтимеров исә шәхси хуҗалыкларга эләгә торган ярдәмнең аз булуын әйтте.
– Авыл әле ул – җир генә түгел, кешеләр дә. Шуңа күрә без шәхси хуҗалыкларга аеруча да хәерхаһлы булырга тиеш. 2021 елда алар «Агростартап» программасы буенча ярдәмне 55 процентка азрак алды. Акча һәрвакыт җитми, диләр. Ихтыяҗ тәкъдимнәргә караганда һәрвакыт күбрәк, – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез