Санап үстерү: баланың киләчәгенә күпме акча җыярга кирәк?

Халык арасында үткәрелгән соңгы сораштырулардан күренгәнчә, илдә яшәүчеләрнең яртысы диярлек баланың киләчәген алдан ук кайгыртып куярга кирәк дип саный. Ә иртәгә ышанычны акча запасы арттыра, әлбәттә. Алга таба болай фикер йөртүчеләр саны тагын да артмагае. Илдә яңа финанс чара – «балага шәхси инвестиция счеты»н гамәлгә кертмәкчеләр. Анысы да монысы: өлкәннәр аннан еллык салым чигерүе кайтара алачак дип көтелә. Баланың киләчәге күпме тора?

Укы гына!

Бүген әти-әниләрне ике төркемгә бүлеп карарга мөмкиндер, мөгаен. Берсе: «Безгә беркем дә алтын кашык каптырмаган, бу тормышта бөтен нәрсәгә үз тырышлыгыбыз белән ирештек, балалар да эшләп тапсын», – дип фикер йөртсә, икенчеләр җан җимешләренең тормышын әзме-күпме җиңеләйтер өчен ике-өч эштә эшләргә дә риза. Беркемне дә яманларга яки, киресенчә, мактарга җыенмыйбыз. Кайсыларының күбрәк икәнен белмибез. Әмма заманасына күрәме, баланың киләчәген кайгыртучылар артканнан-арта. Илдә үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре шуны раслый.

Rambler&Co үткәргән тикшерү барышында ачыкланганча, россиялеләрнең 41 проценты ул-кызының киләчәген алдан ук кайгыртып куярга кирәк дип саный. Болай фикер йөртүчеләрнең яртысы – балага урта һөнәри яки югары белем бирү, 20 проценты чамасы – фатир, тагын шул кадәресе ул-кызына башлангыч капитал өчен мая туплыйбыз, дип җавап биргән. Күпчелек моңа айлык керемнең 10 процентын юнәлтә икән.

Ахыр чиктә күпме акча җыярга теләүләре дә билгеле. Респондентларның керем һәм тормыш дәрәҗәсенә карап, әлеге сумма 500 мең сумнан 3 миллион сумга кадәр җитә. Баланың киләчәгенә дигән акчаны нигездә банктагы исәп-хисап счетында саклыйлар. Шулай ук, аны өйдә «мендәр асты»нда тотучылар, төрле дәүләт һәм пенсия программаларыннан файдаланучылар да шактый. Әлегә кадәр бу эшкә тотынмаган әти-әниләр дә киләчәктә балага машина сатып алу, укып бетергәч фатирны арендага алып тору, туй үткәрү кебек зур чыгымнарны күтәрешергә әзер булуын белдергән.

Процентлы балачак

Балага «акчалы киләчәк» тәэмин итәргә теләүче әти-әниләр саны тагын да артып китмәгәе. Россия Финанс министрлыгы тиздән илдә яңа финанс чара – балага шәхси инвестиция счеты гамәлгә керәчәген хәбәр иткән. Иң мөһиме, әти-әниләр берьюлы ике куянның койрыгын эләктерәчәк, ди. Чөнки инвестиция рәвешендә керткән акчадан «вычет» алырга мөмкин булачак дип фаразлана.

Россия финанс министры урынбасары Иван Чебесков сүзләренә караганда, сүз озак вакытка исәпләнгән банк кертеме турында бара. Җыелган маядан колак кагу куркынычы бик түбән, дип тә аңлатканнар. Чөнки бала акчасын, ышанычлы идарә итү килешүе нигезендә, тотрыклы компанияләргә тапшырырга ниятлиләр. Ягъни әти-әни акча кертеп барачак, ә инвестор аны базарда «әйләндерәчәк». Шул рәвешле 18 яше тулганчы бала исемендә шактый акча тупланырга мөмкин, ди белгечләр. Әлеге акчаны вакытыннан алда, әмма кирәк булганда (мәсәлән, бала укырга кергәндә) алырга рөхсәт итмәкчеләр. Баланың киләчәген кайгырткан әти-әниләргә исә ташлама – шәхси счеттан салым чигерүе кайтару хокукы биреләчәк, ди. 400 мең сумнан елына 52 мең сум акчаны кире кайтарып булачак, дип исәпләп күрсәткәннәр министрлыкта.

Икътисад белгече Илдус Сафиуллин фикеренчә, бу – бала тәрбияләүче гаиләләр өчен яхшы ярдәм чарасы булырга мөмкин.

– Бүген баланы укыту, ашату, киендерү шактый зур чыгымнар таләп итә. Бигрәк тә югары уку йортына керергә әзерләнгәндә. Элек авылда: «Быел баланы укырга кертәсе бар», – дип аерым бер үгез үстерәләр иде бит. Хәзер аның белән генә котыла алмассың. Шуңа күрә әти-әниләр, үзләре эшләп торганда, иртәгәне алдан кайгыртырга мәҗбүр, – ди белгеч. – Яңа финанс механизмы уңышлы эшләп китсә, бала тәрбияләүче гаиләләр моннан отачак кына. Бала мәнфәгатьләрен кайгыртудан тыш, әти-әниләр салым чигерүе рәвешендәге «кешбэк» та алачак.

Кайчан башларга?

Баланың киләчәген алдан кайгыртып куярга тырышу дөресме? Бу эшне кайчан башларга? Бу хакта бәйсез финанс киңәшче Гөлия ХӨСӘЕНОВАдан сораштык.

– Бишектәге балага фатир сатып алу, счет ачу – замана чиреме, әллә кайгыртучанлыкмы?

– Баланың киләчәген алдан кайгырту бик дөрес һәм моның сәбәпләре бар:

* белем бирү (вуз, курслар, репетиторлар) – бик зур чыгым, аларга алдан әзерләнсәң, яхшырак;

* зур тормыш юлына аяк басу (торак сатып алу, туй үткәрү, үз бизнесыңны башлап җибәрү);

* финанс мендәре иртәгәгә ышаныч һәм якланганлык хисен арттыра.

Балага дип акча җыюны никадәр иртәрәк башласагыз, шул кадәр яхшырак.

– Акчаны ничек тупларга?

– Бу эшне тотрыклы рәвештә алып бару мөһим. Валютага бәйле куркынычларны исәпкә алырга һәм бөтен маяны бер генә валютада сакламаска киңәш итәбез. Аны кэш, ягъни «тере акча» рәвешендә дә тотмагыз. Банк кертеме, инвестиция счеты ачарга, милек сатып алырга мөмкин.

– Бала үзе катнашырга тиешме?

– Әлбәттә, бала кечкенәдән акчаның каян килүен, аның ничек «эшләвен» белеп үсәргә тиеш. 4–6 яшьтә – баланы төрле уеннар аша, 7–10 яшьтә – кесә акчасын ничек тотарга икәнен хәл итүне үзенә тапшырып, 11–14 яшьтә гаилә бюджеты чыгымнары (коммуналь түләүләр, салымнар һ.б.) белән таныштырып акча тотарга өйрәтергә мөмкин. Әти-әни үрнәге дә бик мөһим. Шул ук вакытта, акча мәсьәләсендә балага ирек бирергә кирәк. Хаталы булса да, бу – мөстәкыйльлеккә туры юл.

Фикер

Гүзәл ИДРИСОВА, җырчы, өч ул әнисе:

– Баланың киләчәгенә дип акча җыю ике яклы, минемчә. Әзергә-бәзер дигән әйбер дә бар бит әле. Акчаның кадере бетәргә мөмкин. Бала иң беренче чиратта үзе тырышырга тиеш. Без исә үрнәк күрсәтәбез. Олы улыбыз акча каян килгәнен бик яхшы аңлый, чөнки безнең белән эшләп йөри. Акчаны үз кирәк-ярагына җыеп барса, мин каршы түгел. Мәсәлән, яхшы телефон сатып алырга хыялланды һәм үз дигәненә иреште. Киләсе хыялы – яхшы компьютер. Чөнки аранжировка осталыгына өйрәнәсем килә, ди. Кайчак безнең белән уртанчы һәм кечкенә улларыбыз да чыгыш ясый. Аларга да акча кадерен гел аңлатам. Кибеткә кереп чыккан саен күпме акча тотканны әйтәм. Менә, мин әйтәм, уйлагыз, кайбер кешенең пенсиясе, хезмәт хакы шул кадәр, аннан коммуналь түләүләр, азык-төлеккә киткән акчаны чигергәч, калганына ничек яшәргә кирәк, дим. Шуңа күрә әйбәт яшисең килсә, тырышырга кирәк. Бушка китереп бирмиләр. Олы улымның кайчак безнең белән барасы килмәгән чаклары да була. Мәсәлән, Сабан туйларга иртәнге дүрттә чыгып китәргә кирәк. Акча һавадан төшми, дип аңлатам. Тормыш бик кыйммәт. Бу профессиональ өлкәгә дә кагыла. Шул ук уен коралы яхшы, заманча булырга тиеш. Шуңа күрә тырышмасаң, акча килми, ә «тренд»та булмасаң, төшеп калачаксың. Көндәшлек заманы бит. Балаларның киләчәге турында да уйлыйбыз. Малайларга ничек тә ярдәм итәсебез килә. Шәхсән миңа үз вакытында әниләр бик булышты. Аларга бик рәхмәтлемен. Беренче эшләгән акчамны җыеп, әниләр биргән акчаны өстәп, беренче фатирымны сатып алдым. Шуңа күрә андый ярдәм дә кирәк дип саныйм.

Балалар чыгарылышка әти-әниләрдән нәрсә сорый? (%)

Акча – 43

Фатир – 37

Яңа техника – 30

Машина – 24

Бизәнү әйберләре – 15

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре