Санкт-Петербург кызы СВОда яраланган Чаллы егетенә ярдәм иткән

Чаллыдан Дилбәр Әхәтова “Челнинские известия” газетасы хәбәрчесенә Санкт-Петербургта яшәүче бер туташның махсус хәрби операциядә яраланган хәрбиләргә җирле хастаханәдә ярдәм итүе турында сөйләгән.

“Үзенең игътибары, кайгыртуы белән минем улымны чын мәгънәсендә аякка бастырды ул”, – дигән ана.
Дилбәр ханымның 38 яшьлек улы Алмаз 2022 елның көзендә мобилизацияләнгән. “Повестка алгач, мобилизациядән качып котылу җаен эзләү башына да кереп карамады. Чын мәгънәсендә ир-ат ул чөнки! Гаиләсе бар, ике баласы үсеп килә”, – дип сөйләп үткән Дилбәр Әхәтова.

Алмаз, танкист буларак, Оборона министрлыгы медале белән бүләкләнгән. 3 тапкыр яраланган. Беренче тапкыр яраланганда, пуля тәнен үтәли тишеп чыккан. 2023 елда снаряд кыйпылчыгыннан ике тапкыр бик җитди хәрәкәтләнгән. 20 көн дәвамында Донецк хастаханәсендә дәваланган. Шуннан соң аны академик Иван Павлов исемендәге Санкт-Петербург Беренче дәүләт медицина университеты хастаханәсенә озатканнар.

“Социаль челтәрләрдәге статуска улымның яралануы, дәвалану өчен Санкт-Петербургка озатылуы турында яздым. Бу хәбәрне элеккеге коллегам күреп алган: аның белән “Огниво” балалар иҗат үзәгендә бергә эшләгән идек. Надежда Юрьевна хәзер Тукай районының Бәтке авылында яши. Күргән дә, шундук Санкт-Петербургта яшәүче кызы Юлия Хәсәновага шалтыратып, улымның хәлен белешүне сораган. Алмазны хастаханәгә китергәннең икенче көнендә үк Юлия инде улым янында палатада булган”, – дип сөйләп үткән Дилбәр ханым.

Алмаз 9 ай буе ятып кына торган. Коллегамның кызы шушы вакыт дәвамында улымның һәм башка яралыларның хәлен җиңеләйтергә тырышкан Аларга кирәкле барлык әйберләр: җиләк-җимеш, дарулар ташыган.

“Юка гына гәүдәле, зыялы бу яшь кызның холкы-табигате – сокланып туймаслык! Үзенең ярдәме белән егетләрнең рухын күтәргән, авыруларын оныттырган ул. Егетләрнең тикмәгә генә кан коймаганнарын аңлатырга тырышкан. Чын волонтер нәкъ менә шундый була торгандыр! Аңа эчкерсез рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Юлия кебек кешеләр янәшәсендә, авырлык килгәндә, илнең чын мәгънәсендә берләшүен аңлыйсың. Читләр һәм үзебезнекеләргә бүлмичә, без дип йөрүчеләрнең берседер ул!” – дулкынланып сөйләгән яраланган егетнең әнисе.

Шушы көннәрдә генә Алмаз хезмәтен дәвам иттерү өчен янә махсус хәрби операция зонасына юл тоткан.
Әлбәттә, ана йөрәге улы өчен сыкрый. Әмма ул аны үзенең дөрес итеп тәрбияләвен аңлый. “Алмаз өчен дога кылам һәм Аллаһтан аны саклавын сорыйм”, – дигән ана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Донецк махсус хәрби операция контракт Россия Герое Лисичанск мобилизация СВО Махсус хәрби операция зонасы "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" контрактник

Көн хәбәре