Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең “Сайлау ноктасы” мәгълүмат үзәгендә сайлаучыларның хокукларына бәйле брифингта Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская республикада беренче каттан өстәрәк урнашкан сайлау участоклары саны тотрыклы кимүен уңай бәяләде.
“Бу – архитектурага бәйле нечкәлек кенә түгел, ә кеше хокукларын үтәү мәсьәләсе дә”, – диде ул.
Сәрия Сабурская Татарстанда югарыдагы катларда урнашкан сайлау участоклары саны тотрыклы кимүен уңай бәяләде. Шулай ук, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең барлык төркем сайлаучыларның да хокукларын тәэмин итүдә тырышлыгын билгеләп үтте. Быел узачак сайлауда 1240 сайлау участогы инвалид коляскаларында йөрүче сайлаучыларга тавыш бирү өчен махсус кабиналар белән җиһазландырылачак. Шулай ук, һәр сайлау участогына Брайль шрифты ярдәмендә әзерләнгән трафаретлар да урнаштырачаклар. Моннан тыш, зур шрифт белән татар һәм рус телләрендә әзерләнгән мәгълүмати материаллар булачак.
“Әгәр кеше хөкем ителмәгән һәм сайлау хокукыннан мәхрүм ителмәгән икән, ул сайлауда катнашырга тулы хокукка ия. Бу хокук тулысынча тәэмин ителергә тиеш”, – диде Сәрия Сабурская.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез