Сәрия Сабурская: «Хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзаларын күбрәк түләү мәсьәләләре борчый»

Узган ел Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзаларыннан 2 818 мөрәҗәгать килгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының илле беренче утырышында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская әйтте.

«Хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзаларын күбрәк түләү мәсьәләләре борчый. Шулай ук, медицина ярдәме күрсәтү, хәрбиләрне эзләү яки аларны Украина хәрбиләренә алмаштыру кебек мәсьәләләр дә мөһим», – диде вәкаләтле вәкил.

Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, РФ Оборона министрлыгы һәм федераль омбудсмен ярдәме белән былтыр әсирлеккә эләккән сигез якташыбызны туган якка кайтарганнар. «Быел тагын биш солдат Татарстанга кайтты», – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре