Сарман аграр көллиятенең авыл хуҗалыгы техникасы паркына яңа 3 техника өстәләчәк. Татарстан Сатып алулар буенча дәүләт комитеты электрон аукцион үткәрү турында мәгълүмат урнаштырган.
Шулай итеп, республиканың авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләүче мәгариф оешмасы, “Беларус-1523.3” һәм “Беларус-320.4М” маркалы заманча тракторлар юнәтеп, матди-техник базасын яңартачак.
онтрактның башлангыч максималь бәясе – 13,7 миллион сум. Техника “Яшьләр һәм балалар” илкүләм (милли) проектының “Профессионалитет” федераль проектын гамәлгә ашыру кысасында сатып алына. Булачак белгечләргә хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган уникаль белемнәр һәм тәҗрибә алу мөмкинлеге бирәчәк бу.
“Көллиятне заманча җиһазлар белән тәэмин итү уку йортының матди техникасын яңартуда мөһим этап булып тора. Техника илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысасында сатып алыначак, бу исә аның аерым зур әһәмиятен күрсәтә. Без мондый процедураларның югары дәрәҗәдәге “үтәкүренмәлелеген” һәм бирелгән бюджет акчасыннан нәтиҗәле файдалануны тәэмин итәбез”, – ди Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зыятдинов.
Исегезгә төшерәбез: Сарман аграр көллияте “Авыл хуҗалыгы” тармагы өчен мәгариф-производство кластеры үзәгенә әйләнде. Көллият Россия Мәгърифәт министрлыгыннан 100 миллион сум күләмендә грант алды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез