Петербург хакимияте «Патриот-бар» кафесында шартлауда һәлак булган хәрби корреспондент Владлен Татарскийның (Максим Фомин) гаиләсенә 1 миллион сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтәчәк. Бу хакта Петербург губернаторы Александр Беглов үзенең телеграмма-каналында хәбәр итә.
Бу материалны әзерләгәндә шартлау корбаннары исемлегендә ул берүзе булган.
"Зыян күрүчеләр, хәлләренең авырлыгына карап, 500 яки 250 мең [сум] компенсация алачак", – дип тә өстәгән губернатор.
Петербург Хөкүмәте сайтында Беглов Татарскийны үтерүне «кешелексез, коточкыч җинаять» дип атаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез