Шашлык маринадына майонез һәм кетчуп салмау хәерле. Шул ук вакытта итне 8-12 сәгать дәвамында маринадта тотарга кирәк. Россия Пешекчеләр ассоциациясе әгъзасы Анатолий Крюков “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта аңлатып үткән.
“Тавык һәм күркә итенә әфлисун согы яки соя соусы салып, бераз тоз, борыч, тимьян өстәп маринадлау әйбәтрәк булыр. Сыер ите маринадына исә шифалы су яки аш серкәсе салып, тоз, борыч кориандр, башлы суган, помидор өстәү кирәк”, – дип сөйләп үткән белгеч.
Ул шулай ук бәрән итеннән шашлык рецептына да тукталып үткән.
“Бәрән итен аш серкәсендә яки шифалы суда тоз, борыч, розмарин өстәп маринадласаң, бик тәмле шашлык килеп чыгачак”, – дигән ул.
Пешекче, шашлык йомшак һәм сусыл булсын өчен итнең туңдырылмаганын сайлап алырга киңәш иткән. “Туңдырылган иттән шашлык коры һәм каты була”, – дигән ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез