Глобаль икътисад кризис пәрәвезе ятьмәсендә торган саен ныграк бәргәләнә. Дәүләтләр һәм дәүләт берләшмәләре кыскара бара торган «юрган»ны үз өсләренә тарту белән мәшгуль: бер-берләренә санкцияләр кертәләр, пошлиналар өстиләр, бер уңайдан гаскәрләрне сугышчан әзерлек сафына бастыралар. «Зур җиделек» илләренә караган дәүләтләрнең Германиядән кала барысының да бурычлары еллык эчке тулай продукт күләмен узып китте. АКШның дәүләт бурычы бер көнгә 6 миллиард доллар күләмендә үсә һәм 38 триллион долларлык чиккә якынлаша.
Дәүләтләрнең эчке тулай продукты исә бурыч түләрлек күләмдә үсми, киресенчә, рецессиягә кереп китә. Үз җитештерүчеләренең мәнфәгатьләрен яклау өчен, Еврокомиссия корыч импортына 50 процентлык пошлина кертергә тели. Бу уңайдан Британ корыч җитештерүчеләре чаң суга: ил читкә саткан корычның 80 проценты Европага бара. Евросоюз пошлинасы Англиягә катастрофа белән яный.
АКШта да хәл катлаулана. Анда 1 октябрьгә кадәр алдагы елга бюджет кабул итә алмадылар. Океан артында 1 октябрьдән финанс елы башланды инде. Федераль хөкүмәт структураларын финанслау өчен акча бүленмәгәнлектән, шатдаун башланды. Инглизчәдән тәрҗемә иткәч, бу сүз «ябу», «сүндерү» «эшчәнлекне туктату» дигәнне аңлата. Шатдаун сәбәпле NASA агентлыгы вакытлыча ябылды, Атом куркынычсызлыгы буенча милли идарәне финанслау өчен акча бетәргә санаулы көннәр генә калды. Хөкүмәт чиновникларына түләнми. Ак йорт 16 мең чиновникны кыскартырга мәҗбүр булыр, диләр. Ак йортның матбугат сәркәтибе Каролин Левитт 1,3 миллион хәрбинең бушка хезмәт итүләрен һәм азык-төлек ярдәме сорауларын әйтә. Соңгы еллар Америкасында мондый кризис булгалый. Моннан алдагысы 7 ел элек булган һәм 35 көнгә сузылган иде. Хәзерге шатдаун да берничә атна дәвам итәр дип уйлыйлар. Әмма Американың хәзерге финанс хәле беркайчан да булмаганча начар. Иртәме-соңмы бу зур катастрофага китерәчәк. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе бу вазгыять турында быелның апрель уртасында: «Алтын, бер дә булмаса, велосипедлар алыгыз» дигән язма биргән иде. Ул киңәш үзенең хаклыгын раслый: алтын бәясе үткән тәүлектә 4 мең долларга җитте. Без ул юлларны язганда, алтын унциясе 3230 доллар булган. Белгечләр, алтын бәясе үсү шатдаун белән тыгыз бәйләнгән, диләр.
Алтын күтәрелгәндә, кара алтын түбәнгә китә. Әлегә җир мае берникадәр очсызланса да, бәясен чагыштырмача тотрыклы тота. Моның сере бер генә: Кытай резервлары өчен
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез