Ул туктады, күзләрен ачып-йомып торды. Хатын бер хәрәкәт ясамаса да, күләгә анда-монда чайкалып торды, хәтта кул-аякларын да селкеп алгандай тоелды. «Яктылык уеныдыр», – дип уйлады хатын һәм юлын дәвам итте.
Икенче көнне иртән күләгә инде аның фатирында иде. Ул йокы бүлмәсендәге карават каршындагы стенада тора. Фатыйма кулын стенага тидереп карады, ләкин күләгә юкка чыкмады. Ул кышкы пыяла кебек салкын иде. Фатыйма кулын тиз генә тартып алды да кухняга йөгерде. Ләкин күләгә анда да бар иде: ул идән өстеннән җәелеп, спиральләр булып бөтерелә һәм Фатыйманың сулышына туры китереп хәрәкәтләнә иде.
– Бу – стресс, – диде Фатыйма үз-үзенә. Аннары тынычландыргыч дару эчте дә йокларга ятты.
Төнлә төш күрде. Төшендә Фатыйма үзе буш бүлмәдә басып тора иде. Аның күләгәсе тәненнән аерылып чыкты да турайды. Күләгәнең күзләре бар иде – Фатыймага тыныч моңсулык белән караган ике кара упкын.
– Син мине оныттың, – диде күләгә.
Аның тавышын Фатыйманың моңа кадәр беркайчан да ишеткәне юк иде. Ләкин бу тавыш аңа ничектер бик таныш тоелды. Үзенеке кебек. Фатыйма яман кычкырып уянды. Һәм кулындагы тешләгән эзгә охшаган кызыл сызыкны күргәч, кабат һушын җуяр чиккә җитте.
Шәүлә артык күпкә әверелә башлады. Ул бүлмәләрне тутырды, ишек астыннан шуышып керде, төннәрен Фатыймага аңлашылмаган сүзләр пышылдады. Фатыйма аларның мәгънәсен белми иде, тик бу сүзләрдән башы авыртты, йөрәге ярсып типте, күз алларында тонык күләгә кебек томан хасил булды.
Эштәге хезмәттәшләре Фатыйманың агарганын, хәрәкәтләренең кискенгә әйләнүен сизә башлады. Һәм ул ял алып, өенә бикләнде. Тәрәзә пәрдәләрен ныклап япты. Бер җирдән бер яктылык кермәслек итте. Ләкин күләгә бөтен җирдә иде, хәтта караңгылыкта да.
Ул психотерапевт янына барды. Табиб аңа диссоциатив бозылу булырга мөмкин дип әйтте. Ләкин сеанстан соң Фатыйма күзләрен ачканда, кабинет стенасындагы күләгә бармагы белән табибка төртеп күрсәтә һәм тавышсыз гына көлә иде.
Фатыйма ишекне каты ябып, кабинеттан йөгереп чыгып китте. Метро ягына чапты. Ләкин вагонда да күләгә бөтен җиргә таралган иде: ул утыргычлар өстеннән шуышты, пассажирларның аякларына таба сузылды. Ләкин аны Фатыймадан башка беркем дә күрми иде.
– Синең нәрсә икәнеңне белергә телим, – дип пышылдады Фатыйма, фатирында ялгызы калгач.
Шәүлә бүлмә уртасына җыелды һәм кеше рәвешенә керде. Ул Фатыймага охшаган хатын-кыз кыяфәтендә иде, ләкин йөзе таш курчакныкыдай җансыз, ә күзләре кечкенә ярыклар кебек ялтырый. Ул Фатыйма ягына атлады һәм аның маңгаена кагылды. Фатыйма сөякләренә кадәр үтеп кергән салкынлык тойды. Шул мизгелдә ул үз эчендә тавыш ишетте:
– Мин – син яшергән нәрсә. Куркуларың, теләкләрең, ачуың. Син мине онытырсың дип уйладың, ләкин мин һәрвакыт монда идем – синең күләгәңдә. Хәзер мин аерым яшәргә телим.
Фатыйманың тез буыннары калтырады, хәрәкәтләнерлек тә, сүз әйтерлек тә хәле калмады. Ул акрын гына тезләнде һәм идәнгә авып төште. Ә шәүлә аның эченә керә башлады, кан тамырларын тутырды. Фатыйма бөтен күзәнәкләре буйлап шуышкан салкын караңгылыкны һәм үз шәхесенең таркалып юкка чыгуын тойды. Ул һушын җуйды, тик икенче мизгелгә үк сулышы кире кайтты. Тик бу юлы сулышы якты, татлы һава белән аның җанын сугармады, тәнен генә тутырды. Бу хәтта сулыш алу да түгел, ә шарны өреп кабарту кебек кенә тоелды. Күзләрен ачканда, ул көзге каршында басып тора иде. Ә көзгедә аның үзе түгел, ә елмаеп торган тере күләгәсе чагыла. Фатыйма кычкырырга теләде, ләкин авызыннан бары тик пышылдау гына чыкты.
– Хәзер мин – син, ә син – мин, – дип елмайды көзгедәге хатын.
Фатыйма көзгедән аерылып, үзенең кулларына карады. Алар соры һәм ярым үтә күренмәле иде. Көзгедәге хатын селкенмәде. Көзгедә Фатыйманың чагылышы түгел иде. Шунда ул үзенең шәүләгә әйләнүен аңлады. Элекке Фатыйма бу дөньяда юк иде. Аның хәтта көзгедә дә чагылышы юк. Ул беркемнән дә, бернәрсәдән дә төшми, ә үзаллы хәрәкәтләнә торган шәүлә. Күләгә.
Һәм ул кояшлы көннәрдә дә ялгызы гына йөрде. Кояш кыздыра, якты, ә урамнан сыңар күләгә бара. Ул әле җирдән шуыша, әле стеналар буйлап үрмәли, әле агач ботаклары буйлап сикергәли. Һәм уенда бары тик бер генә теләк: кемнеңдер игътибарын җәлеп итәргә, аңа үзенең мөстәкыйль хәрәкәт итә торган күләгә икәнен күрсәтергә, озак вакытлар буе озатып йөреп аңын томаларга һәм ахыр чиктә аның шәхесен суырып алып, үзен күләгә итеп калдырырга.
Ләкин аны бер җирдә дә беркем күрмәде, сизмәде, игътибар итмәде... Вакыт ага торды... Чор үзгәрде... Аның тәмам өмете өзелде. Чөнки бу дәвердә кешеләр шәүләләрне генә түгел, ә бер-берсен дә күрмиләр иде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез